Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә

Урман законнары бозылу турында "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә була.

Бу көннәрдә Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә. Урманчылар ылыслы яшь агачларны саклый. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тулаем алганда Татарстан буенча "Чыршы" операциясе кысаларында 150 тирәсе патруль төркеме оештырылган.

Агачларны законсыз кискән, урман утыртмаларына зыян салган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салына.

Агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә., делгән әлеге хәбәрдә.

Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев