Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Индирабыз Президент чыршысына бара

Республикада матур традициягә әйләнгән төп чыршы бәйрәменә меңләгән яшь татарстанлы чакырылган. Алар арасында, билгеле, тукайлылар да бар. 25 декабрь көнне узачак Президент чыршысына район мәктәпләрендә белем алучы 22 укучы барачак. Алар – сәләтле балалар, яшь спортчылар, уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре, опекага алынган балалар. Мондый мактаулы сәфәргә – Түбән Суыксу урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Индира Хәйретдинова да әзерләнә. 

– Мәктәбебезнең моңлы сандугачы ул. Индирадан башка бер бәйрәм дә үтми. Ул матур җырлый. Моннан тыш, кичәләрне алып баручы ролен дә яхшы башкара. Бик сәләтле, акыллы, тәрбияле бала, бер сүз белән әйткәндә җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк кеше, – дип таныштырды Индира белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Нуриева.
Индирага 15 яшь, ул инде район, республикакүләм бәйгеләрдә елдан-ел җиңүле урыннар яулаган. 
– Кызыбызның сәләтен ике яшьлек чагында ук ачыкладык. Телевизордан, радиодан җыр ишетүгә, кушылып җырлый башлый иде. Башта аның белән үзем шөгыльләндем, музыканың нечкәлекләренә бергәләп төшендек. Ә 8 яшеннән Индирабыз «Огниво» балалар иҗаты үзәгендә белем ала, – дип сөйли әнисе Гөлмирә ханым.
Индираның беренче чыгышы 8 яшендә Ижау шәhәрендә, «Талантлар уңышы» бәйгесендә булган.
– Ул көнне мин бик яхшы хәтерлим... Чыгышымда бик дулкынландым. Әмма бернигә дә карамастан, җырымны тиешенчә башкардым, беренче урын алдым. Бу җиңү миңа зур этәргеч булды, шулай әкренләп сәхнәдә күтәрелеп җырлый да башладым, – дип сөйли Индира беренче чыгышлары турында.
 Озак та үтми, яшь талант «Иҗат соклануы» халыкара иҗат фестивалендә катнаша. Мәртәбәле жюри аның вокал мөмкинлекләрен югары бәяли: Индира беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Талантлы кыз шулай итеп үзен зур бәйгеләрдә таныта башлый. «Без бергә» республика балалар фестивалендә, «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион бәйгесендә өченче урыннар ала. «Созвучие» региональ фестиваль-конкурсында катнашып, җиңү яулый. Патриотик җырлар «Кызыл канәфер» республика бәйгесендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. «Яңа дулкын», «Район талантлары» кебек җирле бәйгеләрдә дә беренче урын Индира Хәйретдинованыкы.
Кыз укуда да алдынгы. Ул «бишле» билгеләренә генә укый. «Мәктәптә рус теле, математиканы, рус әдәбияты фәннәрен аеруча яратам», – ди ул. Ләкин мәктәпне тәмамлагач, тормышын сәхнә белән бәйләргә җыенмый Индира, әбисе кебек өлкән кешеләрнең гомерен саклау, аларны дәвалау белән бәйле һөнәр алу, табиб булу турында хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев