24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әҗәткә биргән акчаңны кайтармасалар нәрсә эшләргә?
Көндәлек тормышта бәхәсле хәлләр еш туып тора. Кайберләрен юристларсыз хәл итү дә мөмкин түгел. Бүгенге сорауга адвокат Илдар Туктагулов җавап бирә.
-
Ярты гасырга якын авыл табибы булып эшли
Мәләкәс авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Акулина Архипова белән без очраклы рәвештә очраштык. Почта бүлекчәсенә андагы хезмәткәрләрнең эшчәнлеген яктырту максатыннан килгәч, почта җитәкчесе безне: «Ул тугры укучы, газетаны һәрвакыт алдыра», - дип ФАПка җибәрде. Шулай без, үзенә дә әйтмичә торып, ак халатлы Акулина Петровнаның эш урынына юнәлдек.
-
Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!
Чәршәмбе көнне районның 5 егетен әти-әниләре, туганнары, дуслары армиягә озатты. Казанда республика җыелу пунктында медицина тикшерүе үткәннән соң, яшьләр хәрби частьларга юл алачак. Көзге чакырылышта Тукай районыннан 38 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган, бүгенгә аларның 26сы хәрби хезмәтен башлаган инде. Яшьләр Мәскәү өлкәсенә, Ерак Көнчыгышка, Севастопольгә - кыскасы, илнең төрле...
-
Үзеңне инсульттан ничек сакларга
Инсульт хәзерге вакытта бик киң таралган, үлемгә һәм инвалидлыкка китерүче авырулардан санала. Елына уртача 400 мең инсульт теркәлә. Инвалидлыкка китерүче авырулар арасында ул безнең илдә беренче урында тора.
-
Рәсми булмаган мәшгульлеккә каршы көрәшәләр
Татарстан Республикасында «Халык контроле» мәгълүмат системасы рәсми булмаган мәшгульлек фактлары турындагы хәбәрләрне алуын дәвам итә. Тукайлылар, әлеге порталдан тыш, хезмәт хакын вакытында түләмәүчеләр яки конвертта бирүчеләр турында 70-00-76 телефоны буенча «кайнар линия»гә дә шалтыратып әйтә алалар.
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
28 ноябрьдә, сишәмбе көнне, тукайлыларны шәхси сораулар белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә. Чара Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 8/3 йортында (социаль яклау идарәсе бинасы) үтә. Кабул итүгә иртәнге сәгать 9дан 10га кадәр килергә кирәк. Алдан язылу өчен телефон: 70-16-35.
-
ДАНИР САБИРОВНЫҢ КЫЗЫ МӘРЬЯМ "БЕРЕНЧЕ КАНАЛ"ДА ГАЛКИН ТАПШЫРУЫНДА КАТНАШТЫ
"Беренче канал"да Максим Галкинның "Лучше всех" тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең "Беренче канал"га бару тарихын әтисе Данир "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләп үтте. - Данир, кызыгыз Мәрьям «Лучше всех» тапшыруында катнашты, ничек катнашырга булдыгыз? Кемнең башына килде? - Максим Галкинның "Лучше всех" тапшыруын без...
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1-10 декабрь көннәрендә матбугатка язылу декадасы уңаеннан, 2018 елның беренче яртысына район газетасына язылу 660 сум урынына 594 сум булачак. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 546 сум урынына 491 сум 40 тиенне тәшкил итә. «Якты юл»га язылу индексы...
-
24 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 24 ноябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 3 градус җылы, төнлә +1 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, ял көннәрендә бераз суыта, явым-төшем юк.