Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗәткә биргән акчаңны кайтармасалар нәрсә эшләргә?

Көндәлек тормышта бәхәсле хәлләр еш туып тора. Кайберләрен юристларсыз хәл итү дә мөмкин түгел. Бүгенге сорауга адвокат Илдар Туктагулов җавап бирә.

Сорау: Күптәнге танышым миннән бурычка акча алып торды, бу турыда расписка язды. Кызганычка каршы, ул акчаны кайтарырга җыенмый. Бу очракта миңа нишләргә?

Җавап: Бу очракта тиз арада акчаны юллау эшенә керешергә кирәк. Иң беренче әҗәтленең теркәлгән адресы буенча претензия хаты җибәрү шарт. Анда бурыч суммасын кайтару таләп ителергә тиеш. Шулай ук Сез вакытында кайтармаган өчен түләү сорарга да хаклы.

Әгәр акчаны кайтару вакыты килешүдә күрсәтелмәгән икән, әҗәт суммасы акча бирүченең таләбеннән соң 30 көн эчендә кайтарылырга тиеш. (РФ Гражданлык Кодексының 810 маддәсе).

Бурычны вакытында кайтармаган өчен түләү килешүдә каралмаган булса, сез, РФ Гражданлык Кодексының 395 маддәсе нигезендә, чит кешенең акчасыннан файдаланган өчен процентлар сорарга хокуклы.

Әгәр әҗәтлегә претензия хаты җибәргәннән соң 10 көн эчендә акчагызны ала алмасагыз, Сез судка дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итә аласыз.

Эшнең нәтиҗәлелеге дәгъва хатының ни дәрәҗәдә дөрес һәм грамоталы итеп төзелүеннән дә тора. Шулай итеп, физик затның дәгъва хатында түбәндәге реквизитлар күрсәтелергә тиеш:

  • судның исеме һәм адресы;
  • дәгъва бирүче һәм җавап тотучы турында мәгълүмат;
  • акчаның ни өчен бирелгәнлеге, шаһитларның булуы хакында мәгълүмат;
  • акча алучының кире кайтару вакыты бозылганлыгын исбатлаучы фактлар, акчаның бер өлеше түләнгән икән - аның күрсәтелүе;
  • кайтарылырга тиешле акчаның күләме;
  • судка җавап тотучыдан акчаны кайтаруны нигезләп сораган хат.

Шулай ук дәүләт пошлинасын түләү мәҗбүри. Аның күләме дәгъва хатының зурлыгыннан тора. Моны белү өчен Россия Федерациясе Салым Кодексының 333.19 маддәсен карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев