Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!
Чәршәмбе көнне районның 5 егетен әти-әниләре, туганнары, дуслары армиягә озатты. Казанда республика җыелу пунктында медицина тикшерүе үткәннән соң, яшьләр хәрби частьларга юл алачак. Көзге чакырылышта Тукай районыннан 38 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган, бүгенгә аларның 26сы хәрби хезмәтен башлаган инде. Яшьләр Мәскәү өлкәсенә, Ерак Көнчыгышка, Севастопольгә - кыскасы, илнең төрле...
Ул көнне иртәнге сәгать 5нче яртыда шәһәрнең ЗЯБ бистәсендәге хәрби комиссариат алды гөр килә иде инде. Кайда булачак солдатларны һавага чөяләр, кайда әти-әниләре, туганнары, сөйгән кызлары егетләрне уратып алганнар да, үз киңәшләрен бирәләр, теләкләрен телиләр. Күп тә үтми, яшьләрне берәм-берәм бина эченә чакыра башладылар. Райондашлар белән бергә Яр Чаллының Комсомол районыннан да 12 егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә китте ул көнне. Тукайлылар - Яңа поселогыннан Айрат Хисмәтуллин, Бәтке авылыннан Эмиль Нургалиев, Олы Шилнәдән Раил Фарзыев, Ильбухтинодан Данил Шергин һәм Круглое Поледан Игорь Молчанов. Яшьләргә инструктаж бирер алдыннан алар хәрби комиссар Дамир Вәлиев белән истәлеккә фотога төште. Кызганычка каршы, кадрга биш егетнең дүртесе генә эләкте: Игорь Молчанов бераз соңга калды. Аннары алар, юл сумкаларын аркаларына асып, ишегалдына чыгып тезелделәр. Хәрби комиссариат җитәкчелеге булачак солдатларга үз киңәшләрен бирде, хәерле сәфәр теләде. Егетләр утырган автобус туганнары яныннан үткәндә «Хәерле юл, балалар! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!» - дип теләделәр озатучылар.
Хәрби комиссариат бинасына чакырып алганчы Эмиль Нургалиев белән бераз аралашып алу мөмкинлеге туды. «Монысы әнием Гөлнара, монысы яраткан кызым Карина, иң якын дустым Олег һәм дустым Ләйсән», - дип таныштырды ул үзен озатырга килгән якыннары белән. Әнисенең күзендә яшь: «Моңсу бүген... Исән-сау йөреп кайта күрсен улым...» - диде ул. Эмиль Бәткедә үскән егет. Үз авылы мәктәбендә белем алган, яхшы укыган, мәктәпне тәмамлагач Әлмәт шәһәренә нефть институтына кергән, аннары Яр Чаллыга КФУ филиалына күчкән. «Солдат булырга кечкенәдән үк хыялландым, Севастопольгә хәрби-диңгез флотына китәм», - диде ул.
Соңрак тагын ике егетнең Айрат Хисмәтуллин һәм Раил Фарзыевның туганнары белән сөйләшергә җай чыкты. «Айрат - икенче улыбыз, - дип сүзен башлады егетнең әнисе Һиндия. - Олы улыбыз Ринат биш ел элек Президент полкында хезмәт итеп кайтты. Айратның инде яз көне үк китәсе килгән иде. Яр Чаллыда автомеханика техникумында укыды, диплом яклап йөреп, язгы кампаниягә өлгерә алмый калды. Инде Казаннан шалтыратты, барысы да әйбәт, диде. Үзенә дә, миңа да «Позвони маме!» дип язылган сим-карталар бирделәр, шуннан аралаштык. Сөйләшү бушлай, диделәр», - дип сөйләде Һиндия ханым. Хәрби комиссариатта аңлатуларынча, мондый сим-карталар һәр солдатка һәм әти-әниләренә бирелә, ятимнәргә һәм азкеремлеләргә телефон да тапшырыла.
Раил Фарзыев исә Лениногорск районы Бәкер авылыннан. Яр Чаллыга эшкә килеп, Олы Шилнәдә яшәүче абыйсы Илсөяр Хәйретдиновларда яши башлаган, шунда пропискага кергән һәм армиягә дә Тукай районыннан китәргә уйлаган. Автомеханика техникумын тәмамлагач, шәһәрдәге бер компаниядә экспедитор булып эшләгән. «Үземнең улым Дамир да бүген армиядә, Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итә. Тиздән кайтыр вакыты җитә инде. Раил аның белән дә гел элемтәдә булды, солдатка үзе теләп китте», - дип сөйли егетләр турында Илсөяр Хәйретдинов.
Хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге башлыгы Игорь Пасечниковның белдерүенчә, көзге кампания яхшы гына дәвам итә, егетләр, нигездә, армиягә үзләре теләп китәләр, хәрби хезмәтнең кирәклеген аңлыйлар. Быел Тукай районыннан ике егет Президент полкына алынган. Хәзер яшьләргә хәрби хезмәтен контракт нигезендә үтү мөмкинлеге дә бирелә. Аның өчен югары яки урта һөнәри белемең булырга тиеш. Контракт ким дигәндә өч елга төзелә.
Көзге кампаниядә әле тагын 4 озату көтелә, соңгысы 10 декабрьдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев