Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзеңне инсульттан ничек сакларга

Инсульт хәзерге вакытта бик киң таралган, үлемгә һәм инвалидлыкка китерүче авырулардан санала. Елына уртача 400 мең инсульт теркәлә. Инвалидлыкка китерүче авырулар арасында ул безнең илдә беренче урында тора.

Инсульт - ул баш мие кан тамырларының өзелүе, кысылуы, яисә томалануы нәтиҗәсендә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы.

Геморрагик инсульт - баш мие кан тамырыннан кан китү нәтиҗәсендә баш мие матдәсенең бозылуы.

Ишемик инсульт - кан тамыры кысылу нәтиҗәсендә баш мие матдәсе бозылу. Ишемик инсультларның 90-95 проценты баш мие һәм муен кан тамырларының атеросклерозыннан барлыкка килә.

Инсульт куркынычын китереп чыгаручы факторлар

Бер яки берничә кан туганнарыңда инсульт яки миокард инфаркты булу.

Микротромблар барлыкка килүгә бирешүчәнлек ачыкланган очракта, югары артериаль кан басымы, йөрәк авырулары (аритмия, йөрәктә ясалма клапан булу, йөрәк клапаннарының ревматик зарарлануы, миокард инфаркты), шикәр чире, тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, артык таза булу.

Канда холестерин күләме югары булу, физик активлыкның җитмәве.

Өлкән яшьтә булу.

Инсультның төп билгеләре

Йөз, кул, аяк мускулларының кинәт оюы яки хәлсезләнүе.

Кинәт кенә сөйләм бозылса, бер күз күреме начарланса.

Хәрәкәт итү координациясе, атлап йөрү рәвеше кинәт кенә бозылса, баш әйләнә башласа.

Кинәт кенә кискен рәвештә баш авырта башласа.

Инсультны ничек булдырмый калырга

Профилактика сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларына нигезләнә. Инсульт барлыкка килүне ул ике тапкырга киметә. Үзеңнең артериаль кан басымыңны даими тикшереп торырга кирәк. Кан басымы 140/90нан арткан очракта кирәкле препаратлар билгеләү өчен терапевтка мөрәҗәгать итү зарур. Кандагы холестерин күләмен дә һәрдаим тикшертеп тору мөһим.

Йөрәк эшчәнлеге, йөрәк тибешендә тайпылышлар юкмы икәнлеген белү кирәк, чөнки болар йөрәктә тромблар хасил булуга китерергә мөмкин.

Тәмәке тартудан тулысынча баш тартырга кирәк. Әлеге начар гадәт атеросклерозга, тромбларга китерә.

Артык нык таза булу йөрәк авыруларына, шикәр чиренә, югары кан басымына китерә, шуңа күрә мондый очракта бераз ябыгу кирәк.

Көн саен 30 минут физик активлык киңәш ителә. Диета вакытында туклану рационында тоз күләмен, терлек маен киметергә. Ризык төрлелеген сакларга, яшелчә-җимешләр, клетчаткага бай азыклар кулланырга.

Инсульт булган очракта ашыгыч ярдәм килгәнче нәрсә эшләргә

Авырган кешене урын өстенә яткырырга.

Авыруга тынычлык кирәк.

Артериаль кан басымын үлчәргә.

Тел астына 3-4 таблетка глицин бирергә.

Кан басымын кискен 160/90нан төшерергә ярамый, бу авыруның хәлен тагын да начарайтырга мөмкин.

Инсульт белән көрәшү өчен республикада региональ кан тамырлары үзәкләре ачылган. Авыру кешегә һөнәри медицина ярдәме беренче билгеләр күренүдән башлап, 3-4 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш. Үзәктән дәвалану курсы алып өйгә чыккач та, авыру кешегә терапевт һәм невролог күзәтүендә реабилитация чараларын дәвам итәргә кирәк.

Шунысы бик мөһим - авыруны булдырмый калу аны дәвалауга караганда җиңелрәк!

Наталья Мякишева,
район үзәк хастаханәсе табиб-неврологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев