24 октябрь 2019 яңалыклары
-
Интернет аша эшләү отышлы
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында (WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ) РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен алуга язылу, шулай ук транспорт таныклыкларын электрон рәвештә алыштыру һәм бирү мөмкинлеген тормышка ашыра.
-
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең иң популяр остазы булды
Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды.
-
Светофор бар, тик әлегә эшләми. Сәбәбе нидә?
«Инде күптәннән Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы юлында светофор куелды. Моңа бик тә сөенгән идек. Бу юл аша көн дә меңләгән транспорт уза. Эшкә бару, кайту сәгатьләрендә биредә бөкеләр хасил була, юл-транспорт hәлакәтләре дә еш килеп чыга. Светофор бар, тик әлегә эшләми. Ни сәбәп?» Редакциянең кайнар элемтә телефонына шундый сорау белән чыктылар. Без аны районның төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә юлладык.
-
Депутат кабул итә
29 октябрьдә, сишәмбе көнне, тукайлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары – территориаль җитештерү предприятиесе директоры Николай Валерьевич Нефедов шәхси сораулар буенча кабул итә.
-
Телевизор вакытлыча күрсәтми
Цифрлы телевидениегә күчү белән бәйле рәвештә Яр Чаллы радиотелеүзәгендә 28 октябрь көнне 2.00-11.00 сәгатьләрдә ремонт-профилактика эшләре үткәрелә.
-
Иң оста бадминтончылар
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында бадминтон буенча район беренчелеге узды.