24 май 2022 яңалыклары
-
Гомеренең иң бәхетле чоры
Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.
-
Мәдәният өлкәсендә - 41 ел
Гөлбостан апаны мин китапханә дә эшләгәндә үк белә идем.Ул безгә кызыклы, магыктыргыч кичәләр оештыра иде.Китапка мәхәбәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр безгә.Шуӊа да миндә китапханәче хезмәтен сайладым.Ул миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да узенең кинәшләрен бирә иде.Аӊламаган сорауларым булса тизрәк Гөлбостан апага шалтырата идем.Ул миңа һәр сорауны җентекләп–җентекләп аңлата иде.
-
Тылсымлы сәнгать дөньясы
Якшәмбе, 22 май көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда районның балалар сәнгате мәктәбенең 35 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.
-
Бәрәңге уңсын дисәң...
Бәрәңге – безнең җирлектә төп ризыклардан санала. Бу яшелчә, соңгы берничә дистә ел эчендә, чәүчәләккә – зур игътибар таләп итә торган нәзберек яшелчәгә әйләнде – холкын күрсәтә. Элек кенә ул, бәрәңге утыртканнан соң ике тапкыр үсентеләрне чүп үләннәренннән арындырып төбен өя идек тә алтын көзгә кадәр – йодрык чаклы бәрәңгеләрне казып алганчы, аның хакында «оныта» идек.