Якты юл
  • Рус Тат
  • Гомеренең иң бәхетле чоры

    Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.  

     – Бик гадел. Тырыш. Гайбәт сөйләми торган кеше. Бәләкәй генә бүләк, бер уч күчтәнәчне дә зур итеп кабул итә. Холкы шундый – азга да канәгать. Гомумән, тормыштан канәгать кеше. Беркайчан да, кемнән дә булса риза булмаган чагын күргәнем юк. Адәм баласы хатадан хали түгел, Тәскирә апаның да кемгә дә булса ачуы килгән чаклары буладыр, әмма ул үпкәләвен сиздерми. Бу – бик матур сыйфат. Гайбәт сөйләмәве  белән ул күпләргә үрнәк. Терлекчелектә җиде ел беренче урынны беркемгә бирмәде. Һәрвакыт алдынгылар сафында булды, – дип сөйли Тәскирә ханым турында Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна Әбдельмәнова.  
    – Тәскирә апа колхозда – терлекчелек тармагында баш күтәрми эшләде. Дөресен генә әйткәндә, гомере эш белән үтте аның. Мәктәптә эшләгәндә тематик кичә, бәйрәм чаралары уздырганда: авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмендә ветераннар һәм тыл батырлары, сугыш чоры балаларын, хезмәт ветераннарын, өлкәннәр көнен билгеләп үткәндә олы яшьтәге авылдашларны чыкыруны гадәт иттем. Тәскирә апа укучыларга эшне яратып, намус белән башкару хакында үз тормышыннан мисаллар китереп сөйли иде. Авылда хөрмәткә лаек кешеләрнең булуы – бала тәрбияләүдә зур урын тота, – дип сөйли Борды авылы инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе Вера Николаевна Рамазанова.
    Тәскирә апаның улы Әсхәт – Яр Чаллыда, кызы Нәзилә Җәлил поселогында гаиләсе белән яши. Алар атна саен ял көннәрендә кайтып йөриләр. 
     – Оныкларым, кызым-киявем, улым белән киленем – әйбәтләр.  – Әни, әбекәй, ни-нәрсә кирәк – алып кайтабыз, – дип кенә торалар. Киявем йогыртны тартмасы белән ташый – олы яшьтәге кеше өчен менә дигән ризык. Өстәлдә – бәйрәм сые. Ни телисең – шул ризык бар. Җылы якларда гына үсә торган җимешләр ел әйләнәсенә базар, кибетләрдә сатыла. Кыяр, помидордан өзелеп тормыйбыз. Кыскасы, патшалар сые белән ризыкланабыз. Балалар мунчага урындыкка утыртып алып баралар, алып кайталар. Кызым яисә киленем – мунча кертә. Биш оныгым да тәрбияле, олы кешегә хөрмәт белән карыйлар. Инде үзләренең балалары бар. Картайган көнеңдә шуннан да зур бәхет бармы?! Авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевнаны күрәсем килгән иде. Менә рәхәтләнеп  сөйләштек. Рәхмәт мине зурлавыгыз өчен, – дип балаларына һәм гомер бәйрәмен оештыручыларга изге теләкләрен ирештерде.  
    – Сабый чагым бик рәхәттә үтте – алты яшькә кадәрге чорны сагынып сөйләрлек. Аннан соң... Аннан соң башланды ачы тәкъдир – 1937 нче елның 11 енче үктәберендә әтине алып чыгып киттеләр. Шул китүдән юк булды – 4 енче ноябрьдә атканнар икән. Сабыйчак шуның белән тәмамланды. Михнәтле еллар башланды. «Кулак хатыны, кулак гаиләсе» – нахакка шул сүзне ишетеп яшәдек. Җиде ел урман кистем. Хатын-кыз эшемени ул? Аннан кайткач шушы авыл егете Хәернаска кияүгә чыктым. Аның белән тугыз ел гына яшәп калдык. Толлык ачысын да, бала кайгысын да күрергә туры килде. Олы улым төзелештә фаҗигале үлемгә дучар булды. Иң ачысы шул икән. Иртән сау-сәламәт килеш эшкә чыгып киткән балаңның үле гәүдәсен китерүләре... 
    Әби-бабаларым, әти-әнием тырыш, уңган-булган токымнан. Шуңа да җитеш, мул тормышта яшәгәннәр. Көнләшүчеләр булгандыр инде. Хөсетлек белән әтигә яла якканнар. Әти-әнинең хәләл көч белән тапкан байлыгын, мал-мөлкәтен тартып алганнар. Әнием – Мәсфуха зиһенле, укымышлы, уңган-булган, чибәр, чая кеше иде. Егерме беренче елны Идел буенда коточкыч ачлык булган. Шул чорда әниләрнең өендә балалар йорты ачылган – әнием ятимнәрне тәрбияләгән, – дип сөйли репрессия ачысын кичергән ханым. – Әниемнең картлыгы рәхәттә үтте – Зәй районы Бура-Киртә авылыннан Бордыбашка алып килеп тәрбия иттем. Соңгы юлга Ислам йоласы буенча – шартына китереп озаттык, – ди Тәскирә апа. Үзе һәр көнне исәннәргә хәерле-имин, бәхетле гомер тели, бакый дөньяга  күчкәннәргә дога кыла.  
    Тәскирә Мансурова (кыз фамилиясе) Зәй районы Бура-Киртә авылыннан Бордыбашка килен булып төшүгә фермада эшли башлый. Башта сөт бидоннары юа, бозаулар карый. Аннары таналар өйрәтә. 1960 ынчы елдан алып колхоз таралганчы фермада сыер сава. 
    – Эшемне яратып, булсынга дип эшләдем. Фермадан кайтып кермәдек. Ирем Хәернас үлгәндә олы улыма – биш, кызыма – өч, кече улыма җиде генә ай иде. Әтисен җирләгәндә өч яшьлек Нәзилә кызым: «Әнием, абый белән энем бер-берсенә иптәш, ә мин – сиңа киңәшче булырмын»,  – дип мәет озатырга җыелган халыкны шаккатырды. Күрәсең, әбисе Мәсфухага охшап зиһенле булган. Менә әле булса шуны искә алып сөйлиләр. Сабый гына булса да, зирәклеге белән сокландырды, – дип үткәннәрне искә ала унынчы дистәсен ваклаучы ак әби.
     – Тәскирә апаның изге догаларын ерактан ук тоеп торам. Мин бит Иске Дөрештән йөреп эшлим. Кайвакыт машинадан машинага күчеп утыра-утыра, ә кайвакыт җәяү киләм. Җәй айларында табигатькә хозурланып җәяү килү берни түгел. Елның бит язы-көзе, кышы бар. Шул чагында, бик җайсыз вакытларда, Тәскирә апаның догалары, изге теләкләре көч бирә, – дип сөйли Тәскирә апаның туган көне хөрмәтенә мул өстәл хәстәрләгән социаль хезмәткәр Гөлчәчәк Хәлиуллина. 
    Тәскирә апа берүзе генә яшәсә дә ялгызлыкны тоймый. Аның яныннан кеше өзелеп тормый. Киңәш сорап керүчесе дә, хәл-әхвәл сорашучысы да, дога өмет итүчесе дә керә. Гөлчәчәк ханымны – социаль хезмәткәрне – үз баласы кебек якын күрә Тәскирә апа. Авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна да өлкәннәрне һәрвакыт күз уңында тота. 
    Гомумән, безнең районда ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр игътибар үзәгендә. Бу – күптәнге яхшы традиция. Район инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева җирлегебездә яшәүче сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарының, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләрнең хәл-әхвәлен даими рәвештә белешеп тора, аларның күңелен күтәрү өчен сәбәбенә керешә. Менә бу чараны оештыруга да оешма рәисе зур өлеш кертте. Ул 91 яшен тутырган Тәскирә Мәүләветдинованы гомер бәйрәме белән тәбрикләп җылы сүзләрен әйтте, яхшы бүләк тапшырды. Кыскасы, бу көнне табын түрендә утырган Тәскирә ханыма ихластан рәхмәт әйтелде, бүләкләр тапшырылды.
    / Зәрия Вәлиева фотосы

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: