Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге уңсын дисәң...

Бәрәңге – безнең җирлектә төп ризыклардан санала. Бу яшелчә, соңгы берничә дистә ел эчендә, чәүчәләккә – зур игътибар таләп итә торган нәзберек яшелчәгә әйләнде – холкын күрсәтә. Элек кенә ул, бәрәңге утыртканнан соң ике тапкыр үсентеләрне чүп үләннәренннән арындырып төбен өя идек тә алтын көзгә кадәр – йодрык чаклы бәрәңгеләрне казып алганчы, аның хакында «оныта» идек. 

Минталип Исмәгыйль улы Минеханов – Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә билгеле яшелчәче – аграрий. Бәрәңге игү серләре белән ул һәрвакыт бик теләп уртаклаша. Авыл хуҗалыгы тармагында яшелчәчелек өлкәсендә зур уңышка ирешкән аксакалның мөһим сере, минемчә, һәр таңны, һәр эшне Бисмилләһ белән башлавында һәм булганына канәгать була белүендә, бөтен командасы белән эшне ихластан башкаруларында, агротехник чараларны төгәл үтәүләрендә. 
Быел Минеханов крестьян фермер хуҗалыгында 90-100 гектар җирдә «Гала»  супер-элиталы бәрәңге утыртырга ниятлиләр. Һәр гектарга 2,5-3 тоннадан исәпләп, «Гала» супер-элиталы бәрәңге орлыгы сатып алынган һәм, тиешле таләпләргә туры китереп эшкәртелгән. Шушы көннәрдә Минеханов крестьян фермер хуҗалыгында бәрәңге утырту эше башланды. 
– Бәрәңге утырту, кишер һәм чөгендер чәчү өчен җирне көздән әзерлибез һәм яз көне дә бу эшне башкарабыз. Бөтен агротехник чараларны төгәл үтибез. Көздән җирләрне сөреп, тырмалап – культивацияләп калдырабыз. Язга чыккач иң беренче дым томалау – боронование эшен башкарабыз. Җирне җылыту, йомшарту, тигезләү – мөһим эшләрнең берсе. Аннары җирне фрезировать итәбез – эре кәсләр калмасын өчен ваклыйбыз. Бу эшләрне башкарганнан соң махсус технология буенча гребнеобразование ясала, ягъни, таучыклар кебек итеп җирне орлык кабул итүгә әзерлибез. Әнә шул таучыкларга орлыкны салабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, кишер һәм чөгендерне дә нәкъ шушы ысул белән чәчәбез. «Селиван» сортлы кишер, «Кардиал F1» сортлы чөгендерне 13-15 әр гектар җирдә чәчәргә исәплибез. Яшелчә чәчеләчәк җирдә дым томалыйбыз – тырмалыйбыз, культивация астына минераль ашлама кертәбез. Махсус чәчкечләр белән 2 см тирәнлеккә кишер, чөгендер орлыгын 4-5 см ара калдырып (рәт араларын 75 әр см итеп) чәчәбез. Бу – бик четерекле техника, аны Италия галиме уйлап тапкан. Бәләкәй генә җир кишәрлегендә, кишер орлыгын берәмләп түтәлгә чәчүе дә җиңелләрдән түгел. Менә шушы техника эшне җиңеләйтә. Махсус гидрокатоклар ярдәмендә таучыкларны (гребня) трапеция формасына кертеп тыгызлыйбыз.
Чөгендерне дә нәкъ кишер технологиясен кулланып чәчәбез. Гектарына 300-400 килограммнан исәпләп минераль ашлама кертәбез, – дип сөйли ил табынын яшелчә ризыгы белән баетуга зур өлеш кертүче аграрий. 
«Бәрәңгене утыртканнан алып алганчыга кадәр рәт арасына 19-20 тапкыр керәбез. Чүбен утыйбыз, коры елны су сиптерәбез, чирләсәләр – дәвалыйбыз. Бәрәңгене, кишер һәм чөгендерне – һәрберсен махсус технология кулланып тәрбиялибез. Тишелеп чыгуга үсентеләрне микро һәм макро элементлар белән тукландырабыз. Кишер, чөгендерне томансыман итеп сугарабыз (суны томан сыман итеп сиптерәбез). Эре тамчылар таучыклардан орлыкны юып төшерәчәк. Кыскасы, томансыман итеп сугаруның файдалы яклары бик күп. Һәр эшнең үз җае бар. Җирне яратып,  үз эшеңне белеп башкарганда уңышка ирешеп була»,  – ди тәҗрибәле фермер.

 

/ Рамил Зәкиев фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев