24 март 2019 яңалыклары
-
Эшләгән еллар сагындыра
Эчке эшләр хезмәте ветераны, Яр Чаллы, Мөслим районы һәм безнең Тукай районы Эчке эшләр бүлекләрендә эшләгән Рамил Макулов бүгенге көндә Әҗмәкәй авылында яши. Күптән түгел ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай да мин пенсионер дип өйдә утырмый, адвокатлык эше белән шөгыльләнә, четерекле сорауларда халыкка ярдәм итә.
-
Исәнмесез, якташларым!
Ерак араларны якынайтып сезгә Америкадан Эльвира һәм Джон Нейир яза. Мин гаиләм белән Нью-Йоркта яшим. 12 ел элек кияүгә чыгып, монда күчеп китәргә туры килде. Ирем Джон белән өч бала үстерәбез. Аллага шөкер, тормышыбыз матур.
-
Бездә бәйрәм, бездә туй!
Районда үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Тантанага 50 ел элек гаилә корып, мәхәббәт һәм тугрылыкта яшәгән, балаларына дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган тату гаиләләрне чакырган иделәр. Бәйрәмне районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы hәм гражданлык хәләтен теркәү бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
-
Эшлекле сәфәр
Районга эшлекле сәфәр белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов килде.