Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эшләгән еллар сагындыра 

Эчке эшләр хезмәте ветераны, Яр Чаллы, Мөслим районы һәм безнең Тукай районы Эчке эшләр бүлекләрендә эшләгән Рамил Макулов бүгенге көндә Әҗмәкәй авылында яши. Күптән түгел ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай да мин пенсионер дип өйдә утырмый, адвокатлык эше белән шөгыльләнә, четерекле сорауларда халыкка ярдәм итә.

Эчке эшләр хезмәтендә эшләгән чорларын Рамил бүген дә сагынып искә ала. Тумышы белән ул Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылыннан. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәрендә приборлар заводына эшкә урнаша, шунда һөнәри белем ала. 1977 елда армия сафларына алына. Кайткач авылларында комсомол секретаре булып эшли. Авыл яшьләре белән милли бәйрәмнәр үткәрә, спорт командалары төзи, татар-башкорт көрәшен оештыра. Спорт кына түгел, мәдәният өлкәсендә дә бик актив була: оста бии, җырлый, районда җыр-бию ансамбле оештыра.
Ике ел шулай эшләгәннән соң, 1981 елда, комсомол путевкасы белән Яр Чаллы шәһәрендәге төзелешкә җибәрәләр аны. Монда ул КАМАЗның автомобильләр җыю заводында комсомол секретаре эшенә алына. Аннары егетне шәһәр эчке эшләр бүлегенә чакыралар. Шул елны ул хокук саклау өлкәсендә беренче адымнарын ясый. Егет Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. Соңрак Казан шәһәрендә юридик академиядә белем ала. Шул чорларда Рамил Равил улына Мөслим районы Эчке эшләр бүлегендә криминалистика бүлеге башлыгы булып эшләп алырга да туры килә. Яр Чаллыда да ул шундый бүлекне җитәкли. 1990-2000 еллар криминалның аерата чәчәк аткан чоры була, шуңа да бүлекнең, милиция капитаны Рамил Макуловның эшен күз алдына китерү кыен түгел. 
Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә ул 1989 елда килә һәм биредә 10 елдан артык хезмәт куя. Монда ул криминал эшләрне тикшерүче дә, участок полиция хезмәткәре дә була. Ул вакытларда бакчачылык ширкәтләрендә җинаятьләр аерата күп теркәлә торган була. 
Эше матур кешенең гадәттә гаиләсе дә күркәм була. Җәмәгате белән алар ике ул, ике кыз үстергәннәр, дүрт оныгы бар. Бер кызы Светлана әтисе эзеннән киткән. Ул иптәше белән Италиядә яши. Ире дә хокук саклау эшендә. Һәр баласы тормышта үз урынын тапкан, тел-теш тидерерлек түгел. Әти-әни алар белән бары горурланып яши.

Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ,
Оргыды авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X