Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бездә бәйрәм, бездә туй!

Районда үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Тантанага 50 ел элек гаилә корып, мәхәббәт һәм тугрылыкта яшәгән, балаларына дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган тату гаиләләрне чакырган иделәр. Бәйрәмне районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы hәм гражданлык хәләтен теркәү бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

Мондый матур чараны уздыру районда күркәм традициягә әверелде. Ул инде өч ел рәттән үткәрелә. Бу юлы дүрт пар район хакимиятеннән Лимузин машинасында Түбән Суыксу авылына тәбрикләү тантанасына юл тотты. Башта парлар мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Беренче пар – Мәләкәс авыл җирлегендә гомер итүче Әсхәдә hәм Илшат Наврозовлар гаиләсе. Илшат абый hәм Әсхәдә апа икесе дә тумышлары белән Әлки районыннан. Бүген мәртәбәле исемнәргә ия булган Илшат абыйның булачак тормыш иптәше Әсхәдә ханым белән ныклап аралаша башлаулары Казанда югары уку йортында башланган икән. Яшьләр ике еллап дуслашып йөргәч, язның бер матур көнендә кавышканнар.
– Бүген яшьлеккә кайткандай булдык! Без өйләнешкән чакларны еш искә алам мин. Үз ярың белән күп еллар гомер итү – зур бәхет бит ул. И үткән гомер! Кайвакыт моңсуланып та алам, – дип тәэсирләре белән уртаклашты бу көнне Әсхәдә Зыятдиновна.
Чираттагы гаилә – Түбән Суыксу авылында бер-берсенең кадерен белеп яшәүче Зәйнәп белән Азат Вәлишиннар. Аларның кушылганнарына тиздән 50 ел була икән. Беренче тапкыр очрашу-танышу мизгелләре әле дә күз алдыбызда, диләр Вәлишиннар. 
– Солдаттан кайткан вакытым иде, дус егет белән клубка чыктык. Шунда без ике чибәр кыз белән танышып биедек тә, бәйрәм тәмамлангач аларны озата киттек, – дип сөйли Азат абый. Шулай кайтып барганда каршыларына зур эт килеп чыга. Эттән куркып, яшь кыз Зәйнәп Азатның куенына сыена. Бу очрашу, ике яшь йөрәк арасында кабынган мәхәббәт чаткылары бүгенге көнгә кадәр сүнмичә-сүрелмичә дәвам итә. «Нәрсә ул мәхәббәт?» – дигән сорауга алар беравыздан: «Бер-береңә юл кую, кайгыртучанлык күрсәтү, сабырлык һәм, әлбәттә, ярату!» – дип җавап бирәләр Вәлишиннар.
Яңа поселогында гомер итүче Гөлүдә апа белән Мидхәт абый Хәммәтовлар да 50 ел бергә.
– Кайчагында хак микән бу, Мидхәт белән өйләнешүебезгә 50 ел тула бит дип аптырап та куям. Әллә тату булып, килешенеп-киңәшләшеп, бер-беребезне саклап, олылап гомер иткәнгәме, еллар бер дә сиздермичә, агымсудай аккан да аккан, – ди Гөлүдә апа.
Иске Теләнче авылыннан 50 ел бергә бер-берсенә терәк булып яшәүче пар – Нәгыймә апа белән Назыйм абый Садыйковлар да биредә котлаулар кабул итте. Бүгенге көндә алар 16 оныкның кадерле әби-бабасы.
– И-и, никахыбызны теркәргә атка утырып язылышырга барган идек бит. 50 ел бергә гомер итеп, алтын туй көнендә мондый заманча машиналарга утырырбыз дип кем уйлаган? Безгә бәйрәм ясаганнары өчен, яшьлегебезгә алып кайтканнары өчен барысына да зур рәхмәтлебез, – диде куанып Садыйковлар гаиләсе. 
Бәйрәмгә гаиләләрне котларга балалары, туганнары hәм якыннары да җыелды. Кунаклар бу гаиләләрнең шулай бергә-бергә озак еллар тигезлектә яшәгәннәре өчен hәм район хакимиятенең аларны тантаналы рәвештә алтын туйлары белән котлаганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Бүген бездә бәйрәм, бүген бездә туй! Әти-әниләребезне район җитәкчеләре ничек олылап тәбрикли. Алар бит чыннан да мондый хөрмәткә лаек, нинди зур вакыйга бу, – диделәр балалары, горурланып.
Пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр булу – зур куаныч.
– Мондый парларга караган саен соклану, олы ихтирам, ак көнләшү хисе барлыкка килә. Алар кебек үрнәк гаиләләр районыбызның, милләтебезнең матур киләчәгенә якты өметләр уята, – диде район гражданлык хәлен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев