Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнмесез, якташларым! 

Ерак араларны якынайтып сезгә Америкадан Эльвира һәм Джон Нейир яза. Мин гаиләм белән Нью-Йоркта яшим. 12 ел элек кияүгә чыгып, монда күчеп китәргә туры килде. Ирем Джон белән өч бала үстерәбез. Аллага шөкер, тормышыбыз матур.

Күптән инде сезгә хат язып, күңел түрендәге хисләр белән уртаклашасы килә иде. Әти-әниемнең елдагыча безгә кунакка килеп китүе хат язуыма этәргеч булды. 
Читтә бик рәхәт тормышта яшәсәк тә, туган якны сагынам. Газиз кешеләрем кунакка килеп безнең яныбызда торганда, әйтерсең, балачакка, үсмер елларга кайтабыз. Әти-әни янәшә булганда күңел тыныч, өйдә рәхәт, тәмле аш, бәлеш, өчпочмак, коймак исе. Әни безне көн саен үзенең тәмле ашлары, кайнар чәйләре белән сыйлады. Гадәттә, алар үзләре безгә тансык туган як күчтәнәчләре төяп килә. Америкада бар да бар югыйсә, ләкин туган яктан килгәне аерата тәмле! Шуңа да әнинең күчтәнәчләре арасында үзе туңдырган җиләк-җимеше, балы, кайнатмасы була. Безнең өчен мәтрүшкә дә киптереп куя. Ул мәтрүшкәле чәйләрнең исе генә ни тора! Мин аны саклап кына тотам. Иң мөһиме – әби-бабайларының күчтәнәчен ирем, балаларым ярата.
Әти-әни ел да алып килә торган тагын бер сый – авылдашыбыз, Яңа поселогында гомер итүче Тәнзилә апа Зарифуллина пешереп җибәргән чәкчәк турында аерым язасым килә. Чөнки татар халкының йөзе булган әлеге татлы ризыкның тәмлелегенә, матурлыгына ел да сокланабыз. Нинди уңган апа яши безнең авылда! Чәкчәк белән үзебез генә түгел, дус-ишләребез, күршеләребез дә сыйлана. Авызда эреп китә торган татлы ризыкны күпме кеше мактый. Әле шунысына да сөендек: Тәнзилә апа районда үткән «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә катнашып финалга үткән. Котлыйбыз! Мондый бәйрәм дәвамлы булсын! Нинди зур эш башкаргансыз сез. Бу бит авылда яшәүче гади апаларны кешегә таныту, гореф-гадәтләребезне саклап калу. Афәрин! Тәнзилә апага авылыбызны танытканы, хезмәте өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, исәнлек-саулык телибез. Ә сезгә, хөрмәтле редакция, шушы изге башлангычларыгызда зур уңышлар телибез һәм чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Эльвира НЕЙИР. Нью-Йорк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев