24 февраль 2017 яңалыклары
-
Юлларда сак булыгыз! Һәлакәтләр бар! ФОТО
Якташлар, һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда йөрү куркыныч. Урыны белән бозлавыкка да очрыйсың, су җыелып торган урыннарга да бар. Күзкәй белән Калмаш арасында кар бураны берничә сәгать эчендә ботка ясаган, дип хәбәр итә безгә юлчылар. Юлда колея, тәбәнәк машиналарда йөрү аеруча кыенлашкан. Зинһар өчен, сак, ашыкмыйча, артык кумыйча йөрегез....
-
Борды авылында Ватанны саклаучылар көне атна башыннан ук дәвам итә
Атнаның беренче көненнән үк Борды мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелеп илде. Дүшәмбе көнне башлангыч сыйныф укучылары үзара көч, җитезлек һәм өлгерлектә көч сынашты. Сишәмбе көнне исә өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен фәнни0практик конференция үткәрелде. Шулай уку укучылар көтеп алган "Аҗаган" да узды. Командалар уенның һәр этабында баллар җыйды....
-
Калмияда әтиләр мылтык дип аталучы иттарткычны сүтеп җыйган
Калмия мәдәният йортында 23 февраль көнне көндез Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. Кичен исә, шаулап-гөрләп, "Ягез әле, әтиләр" бәйгесе үтте. Әниләр, балалар - берсе дә читтә калмады, барысы да биеде, җырлады, әтиләренә төрлечә булышты. Калмия җирлеге башлыгы Гыйльфанов Нияз Рәшит улы барлык ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады. Сәлимова Вера...
-
«Балкыш» балалар фестиваленең зона сайлап алу туры узды
Ул көнне Күзкәй мәдәният йорты балаларның көр тавышларыннан яңгырап торды. Көне дә кояшлы иде, балаларның тавышлары да күңелгә сихри бер рәхәтлек өстәде. Шөкер, яшь буын үсә, әнә бит күпме алар-талантлы балалар. Һәрберсе сәләтен сынарга, талантын күрсәтергә, үзе дә нәрсәгәдер өйрәнергә, яңалык күрергә килгән. Оештырылуы әллә кем булмаса да, һәр коллектив...
-
Районның һәрбер мәктәбендә батырлык дәресләре узды
18 февраль көнне районның һәрбер мәктәбендә батырлык дәресләре узды. Укучылар белән очрашуга хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Әфган, Чечня сугышы ветераннары чакырылды. Укучылар сугышта булган хәлләр, фаҗигале вакыйгалар турында тын да алмыйча тыңладылар, сорауларын бирделәр. Бу очрашу балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия чара булды. Укучылар янәшәбездә яшәүче батырларыбызны белеп үсәргә...
-
Хәния Фәрхи нигә кара күзлектән сәхнәгә чыга башлаган?
Хәния Фәрхи соңгы концертларында кара күзлек киеп җырлаган. Моңа күпне белергә теләүче тамашачылар үзләренчә бәя биргәннәр. Кемдер җырчының күз төбенә ире кундырган икән дисәләр, икенче берәүләр "исереп егылып бәрелгән" дип гайбәт таратырга да өлгергәннәр. Баксаң Хәниянең күзләреннән кайчакта көчле ут яктысыннан бертуктаусыз яшь ага икән. Җырчы аллергия узганчы кара күзлек...