Юлларда сак булыгыз! Һәлакәтләр бар! ФОТО
Якташлар, һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда йөрү куркыныч. Урыны белән бозлавыкка да очрыйсың, су җыелып торган урыннарга да бар. Күзкәй белән Калмаш арасында кар бураны берничә сәгать эчендә ботка ясаган, дип хәбәр итә безгә юлчылар. Юлда колея, тәбәнәк машиналарда йөрү аеруча кыенлашкан. Зинһар өчен, сак, ашыкмыйча, артык кумыйча йөрегез....
Якташлар, һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда йөрү куркыныч. Урыны белән бозлавыкка да очрыйсың, су җыелып торган урыннарга да бар.
Күзкәй белән Калмаш арасында кар бураны берничә сәгать эчендә ботка ясаган, дип хәбәр итә безгә юлчылар. Юлда колея, тәбәнәк машиналарда йөрү аеруча кыенлашкан. Зинһар өчен, сак, ашыкмыйча, артык кумыйча йөрегез.
Тукай районы Яңа поселогына җитәрәк исә Рено машинасы юл кырыена чыгып очкан ФОТОДА. Һәлакәткә очраган юлчыларга тап булсагыз, ярдәм итәргә тырышыгыз.
Көндезге сәгатьләрдә әле М-7 трассасы чиста иде. Хәзер нинди вәзгыять - ул юлдан кайтып-китүчеләр булса, электронкабызга yakti.ul76@gmail.com, яисә ВКонтакте төркемендәге администраторга хәбәр итегез.
Хәерле исән-имин юллар сезгә, тукайлылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев