Борды авылында Ватанны саклаучылар көне атна башыннан ук дәвам итә
Атнаның беренче көненнән үк Борды мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелеп илде. Дүшәмбе көнне башлангыч сыйныф укучылары үзара көч, җитезлек һәм өлгерлектә көч сынашты. Сишәмбе көнне исә өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен фәнни0практик конференция үткәрелде. Шулай уку укучылар көтеп алган "Аҗаган" да узды. Командалар уенның һәр этабында баллар җыйды....
Атнаның беренче көненнән үк Борды мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелеп илде. Дүшәмбе көнне башлангыч сыйныф укучылары үзара көч, җитезлек һәм өлгерлектә көч сынашты.
Сишәмбе көнне исә өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен фәнни0практик конференция үткәрелде. Шулай уку укучылар көтеп алган "Аҗаган" да узды. Командалар уенның һәр этабында баллар җыйды. Һәр укучы үзенең җилкәсендә команда өчен җаваплылык йөрткәнен аңлап уйнады. Хйкемдарларга җиңүче команданы билгеләү бик авыр булды. Шулай да нәтиҗә ясалды. Борды урта мәкҗәбе өченче урынга лаек булды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан авылда шулай ук "Һәйкәл" акциясе үткәрелде. Егетләр һәйкәл территориясен кардан чистартты, кызлар исә язуларны чистартты һәм матурлады. Әлеге акциядә бигрәк тә 8 нче сыйныф укучылары һәм директор урынбасары Юлия Утяшова актив катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, Борды мәктәбе укучылары һәйкәл территориясен һәрдаим тәртиптә тоталар, язын-җәен дә, көзен-кышын да карап торалар.
Бәйрәм көнне - 23 февральдә һәйкәл янында тантаналы чара узды, авылдаш каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салынды, дип хәбәр иттеләр безгә Борды мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев