Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмияда әтиләр мылтык дип аталучы иттарткычны сүтеп җыйган

Калмия мәдәният йортында 23 февраль көнне көндез Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. Кичен исә, шаулап-гөрләп, "Ягез әле, әтиләр" бәйгесе үтте. Әниләр, балалар - берсе дә читтә калмады, барысы да биеде, җырлады, әтиләренә төрлечә булышты. Калмия җирлеге башлыгы Гыйльфанов Нияз Рәшит улы барлык ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады. Сәлимова Вера...

Калмия мәдәният йортында 23 февраль көнне көндез Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. Кичен исә, шаулап-гөрләп, "Ягез әле, әтиләр" бәйгесе үтте. Әниләр, балалар - берсе дә читтә калмады, барысы да биеде, җырлады, әтиләренә төрлечә булышты.

Калмия җирлеге башлыгы Гыйльфанов Нияз Рәшит улы барлык ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады. Сәлимова Вера җитәкләгән балалар төркеме кичке уен күренешен күрсәтте. Салимов Вәсим, Абеджанов Рәшит, Галимҗанов Рушан, Вахитов Айзат, Әгълиев Альберт, Әюпов Даниллар марш бросок, "мылтык" (иттарткыч, ягъни мәсәлән) сүтеп җыю, бала төрү, бишек җыры җырлау, тоз ату, күзне бәйләп рәсем ясау... тагын әллә нинди бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. Афәрин, әтиләребез сынатмады. Чыннан да гаилә бәйрәме булды. Авылыбыз артистлары «Күгәрчен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Әюпов Данил, Галимҗанова Азалия, Абиджановалар (бию), Вахитов Ильяс (бию), Гыйльфанова Фәнәэлия, Фәрхетдинова Гөлназлар тамашачыга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Бәйрәм кичен бизәү-ямьләүдә катнашучыларга, безне хөрмәтләп тамаша карарга килгән авылдашларга, әтиләргә бүләк алуда матди ярдәм күрсәткән Долфекаров Разимга (һәрдаим булыша) зур рәхмәтләр яусын. Күкләребез аяз, илләребез тыныч, өстәлләребез ипиле, әтиләребезнең көчләре гадәти тормышта гына кулланыш тапсын иде, дип хәбәр итте безгә Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев