23 октябрь 2020 яңалыклары
-
Кабактан бәлеш
Кабактан бәлеш
-
Кабак бәйрәме
Күзкәй мәдәният йортында бик матур очрашу үтте. «Әллүки» халык фольклор ансамбле үзешчәннәре көзге муллыкка багышланган кичәгә җыелды. Ул һәр бакчаның «патшасы» кабакка багышланган иде.
-
Авылымны яраттым
Альбомны алып, элеккеге фотоларымны карыйм. Ә алардан балачагым, матур кыз чагым карап тора. И, Асия, укысаң шагыйрь булыр идең, дип әйтә кебек. Ә бит мин авылдан китә алмадым. Авылымны яраттым. Әнием мине 47 яшендә тапкан. Башым авыртса баш очымда, аягым авыртса аяк очында булырсың дип үстердем, беркая да җибәрмим, диде ул миңа. Сигезенче классны бетерү белән сыер саварга фермага төштем, малларны яраткангадыр инде, хезмәтемне дә яратып, булсын дип башкардым.
-
Яшьләрнең үз парламенты эшли
Яшьләр парламенты Дәүләт Советы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора.
-
Фаил Камаев: «Мин ышанам – Сез булдырачаксыз!»
Тукай районы советының чираттагы утырышында депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Конкурс комиссиясе әлеге вазифага ике кандидатураны тәкъдим итте. Алар – моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарган Айрат Хәбибуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов.
-
Имамнар форумда
Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм район имамнары Казанда узучы мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумында катнаша.