Кабак бәйрәме
Күзкәй мәдәният йортында бик матур очрашу үтте. «Әллүки» халык фольклор ансамбле үзешчәннәре көзге муллыкка багышланган кичәгә җыелды. Ул һәр бакчаның «патшасы» кабакка багышланган иде.
Сәхнә алдындагы өстәлдә үзенчәлекле күргәзмә. Кабактан ниләр генә ясамаганнар «Әллүки»леләр! Тукай-ның «Кисекбаш»ы, йомгак, нәни йорт, нәни песекәйләр... Кабактан әзерләнгән ризыклар...
Кичә авыл китапханәсе мөдире Тәнзилә Шәйх-нурованың чыгышы белән башланды. Әлләни исебез китмәгән кабакта әллә нинди хикмәтләр бар икән бит! Баксаң, кабак иммунитетны ныгыта икән. Анда йогышлы чирләргә каршы торырга булышучы Е, С, А, К витаминнары, цинк, селен бар. Үсемлек аксымы күп. Минераллардан магний, фосфор, калий, бакыр, тимер бар. Кабак ризыклары шулай ук организмны шлаклардан арындыра, цинк бавырны чистарта, аны 20-30 көн куллансаң, кандагы инсулинны җайга сала. Андагы Омега-3 кислотасы, В витамины невроздан файдалы.
Кабак төшенең файдасын да сызып ташларга ярамый: бер уч кабак төшендә организм таләп иткән кадәр магний һәм калий бар, ул исә йөрәк мускулларын ныгыта. Кабак төшен бигрәк тә балаларга ашатырга кирәк, ул эчәктәге паразитлардан арындыра...
Менә шулай, дөнья-бызны онытып, Тәнзилә Ахуновнаны тыңлый-быз, бүгенге көндә келәт-ләребездә өелеп яткан кабак турында бай мәгълүмат туплаган ул. Кичәдә кабакка багышланган табышмаклар да әйтештек, викторина сорауларына җаваплар да эзләдек.
Мәдәният йорты директоры Альмира Ситдыйкова, режиссер, мәдә-ният йортының сән-гать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова, мәдәният хезмәткәре Роза Асылмәрдәнова, кичә темасына туры китереп, ике күрше мөнәсәбәт-ләренә кагылган гый-брәтле дә, күңелле дә скетч әзерләгәннәр иде. Рәхәтләнеп көлә-көлә сагындырган сәхнә күренешен карадык.
Ахырдан фольклорчылар бу чара өчен күргәзмәгә махсус әзерләп килгән татар халык ашлары белән гөр килеп чәй эчтеләр.
Заһидә Нәбиуллина.
/ Фото Т.Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев