Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев:  «Мин ышанам – Сез булдырачаксыз!»

Тукай районы советының чираттагы утырышында депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Конкурс комиссиясе әлеге вазифага ике кандидатураны тәкъдим итте. Алар – моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарган Айрат Хәбибуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов.

Конкурс комиссиясе рәисе Рөстәм Закиров кандидатуралар оештыру сәләтенә, эшчәнлеккә анализ бирә белүгә, этик нормаларны белүгә һәм җитәкче өчен мөһим булган башка шундый сыйфатларга карап сайланды дип белдерде. 
Аннары һәр кандидатка үз вәкаләтләре чорына эшчәнлек программалары белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Чыгышларны тыңлаганнан соң ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр. Утырышта 46 депутатның 39ы катнашты. Алар барысы да Айрат Хәбибуллинны яклап тавыш бирде. Шул сәбәпле Рафаэль Игътисамов өчен тавыш бирү процедурасы үткәрелмәде. 
Айрат Хәбибуллин 1974 елда Мөслим районы Мөслим авылында туган. Ике югары белеме бар: Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, тарих укытучысы һәм Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлап, икътисадчы-менеджер белгечлеге алган. Гаиләле, ике бала үстерә. «Хезмәт юлымның иң күп өлеше икътисад, нефть-газ сәнәгате белән бәйле», – дип белдерде Айрат Хәбибуллин үзе турында сөйләгәндә. «Эшчәнлегемдә иң мөһим юнәлешләр итеп район халкының яшәешен, көнкүреш шартларын яхшыртуны, федераль, республика һәм муниципаль программаларда катнашуны билгелим. Районда төзелеш көннән-көн үсә, торак пунктларда инфраструктура мәсьәләсе – газ, су, юллар белән тәэмин итү, урамнарны яктырту кискен тора. Агросәнәгать комплексын үстерүне, сәнәгать мәйданчыклары төзүне, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүне үз бурычларым дип саныйм», – диде Айрат Рафак улы. Круглое Поле авыл җирлегеннән әлеге кандидатны яклап чыгыш ясаган депутат Эльмира Низамиева аны белемле, үз сүзендә тора торган җитәкче дип белдерде. 
Район башлыгы Фаил Камаев конкурста катнашкан өчен Рафаэль Игътисамовка рәхмәтен җиткерде. Төзелеш тармагының киңкырлы булуын белдереп, аңа эшендә уңышлар теләде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең эшчәнлегенә кагылып, ул моңа кадәр бу вазифаны биләгән Ленар Авзаловның район үсеше өчен зур өлеш кертүен әйтеп үтте. «Аның көче белән федераль программалар гамәлгә ашырылды, «Безнең ишегалды» проекты буенча саллы эшләр башкарылды, җир участокларын инвентаризацияләү тәртипкә салынды», – диде Фаил Камаев. 
Бу вазифага яңа бил-геләнгән Айрат Хәби-буллинга район башлыгы уңышлар теләде. «Әлеге эш гади түгел. Тукай районы язмышы, аның үсеше күпчелек башкарма комитет җитәкчесенең эшчәнлегеннән тора. Мин ышанам – Сез аны булдырачаксыз», – диде Фаил Камаев Айрат Хәбибуллинның кулын кысып. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев