Авылымны яраттым
Альбомны алып, элеккеге фотоларымны карыйм. Ә алардан балачагым, матур кыз чагым карап тора. И, Асия, укысаң шагыйрь булыр идең, дип әйтә кебек. Ә бит мин авылдан китә алмадым. Авылымны яраттым. Әнием мине 47 яшендә тапкан. Башым авыртса баш очымда, аягым авыртса аяк очында булырсың дип үстердем, беркая да җибәрмим, диде ул миңа. Сигезенче классны бетерү белән сыер саварга фермага төштем, малларны яраткангадыр инде, хезмәтемне дә яратып, булсын дип башкардым.
Кечкенәдән үк китап укырга бик ярата идем. Хәзер дә яратам. Кич белән кыш көне малларны карап кергәч, әниләргә кычкырып китап укый идем. Әнием орчыгын җырлатып йон эрләр иде. Хәтеремдә, Коръәнне бик моңлы итеп көйли иде ул. Их, шул вакытларны бер мизгелгә генә кайтара алсаң иде ул... Әниемне яныма утыртып, назлы сүзләремне, аны чиксез яратуымны әйтергә иде...
Китап укырга яраткач, абыем Хәниф кая барса да миңа китап алып кайтыр иде. Урыны оҗмахта булсын. Хәзер улым Рәфыйк китап ташый. Әнә шулай, укырга да җитешәм, күңелдәге хисләр тулып ташыганда шигырьләр дә язам, йорт мәшәкатьләренә дә өлгерәм. Туган авылымда тулы канлы тормыш белән гомер кичерәм. Аллага шөкер, туганнарым белән тату яшибез. Гел кайтып йөриләр. Әти-әниләрне бергә соңгы бакыйлыкка озаттык. Читкә чыгып китсәм, белмим ничек яшәр идем. Авылымда калганыма бер дә үкенмим, алга таба да шулай сәламәт булып яшәргә язсын дим.
Көнләшмим мин шәһәр кешесеннән,
Авылымда яшәү күңелле.
Таңнан тору белән җиргә басам –
Шушы үзе бәхет түгелме?
Иштирәгем язлар саен
Чәчәкләргә күмелә.
Ташлап китә алмам сине,
Туган авылым, гомергә.
Асия Метшина, Иштирәк авылы.
/ Фото Асия Метшинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев