23 август 2013 яңалыклары
-
Мусабай-Заводта күргәзмә-ярминкә уздырылды
20 август көнне Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты каршында күргәзмә-ярминкә оештырылды. Монда ветераннар һәм инвалидларның үз бәйләмнәре, кул эшләре, бакчада үстерелгән мул уңышлары күрсәтелгән иде. Әлеге чара җылы мохитта узды.
-
Иң яхшы почтальоннарны бүләкләделәр
«Татмедиа» агентлыгы почтальоннар арасында конкурс үткәрде. 19 августта узган бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Р. Бикмөхәммәтов котлады. "Иң яхшы авыл почтальоны" булып - Дания Госсамова (Баулы районы) табылды, икенче урында Фираса Зарифуллина (Актаныш), өченче - Зөлхия Харисова (Арча). Иң яхшы шәһәр почтальоннары арасында - Надежда Кольцова белән Любовь...
-
Игътибар – балалар!
Республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" дигән профилактик чара үтә. Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре белән бу темага әңгәмәләр алып баралар, балаларны махсус утыргычта йөртүнең һәм куркынычсызлык каешын тагуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаталар. Шулай ук мәктәп автобусларын, аларны йөртүчеләрнең әлеге транспорт белән идарә...
-
Заманча технологияләрдән файдалану – бүген укытучыларның гадәти көндәлек эше
Иртәгә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе. Һәр ел саен җәйге каникулның соңгы ае укытучыларны, тәрбиячеләрне бер-берсе белән очраштыра, берләштерә, тәҗрибә уртаклашырга чакыра. Пленар утырышта узган уку елындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, киләсенә бурычлар куела. Бүген мәгариф тармагына тулысынча электрон технологияләр үтеп кереп, аларны көннән-көн камилләштерә барган чор. Моңа электрон журналлар, такталар,...