Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мусабай-Заводта күргәзмә-ярминкә уздырылды

20 август көнне Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты каршында күргәзмә-ярминкә оештырылды. Монда ветераннар һәм инвалидларның үз бәйләмнәре, кул эшләре, бакчада үстерелгән мул уңышлары күрсәтелгән иде. Әлеге чара җылы мохитта узды.

- Мондый күргәзмәне инде 5 еллап оештырганыбыз юк иде. Быел, Аллага тапшырып, уздырып карарга булдык. Авыл халкының нинди шөгыльләре бар? Беренче чиратта шул кызыксындырды мине. Бер дә тик ятмаулары, кечкенә генә шөгыльдән дә тәм табып гомер итүләре нык сөендерде, - дип сөйләде миңа бәйрәм башланыр алдыннан ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина.
Гөлфидә Рәүфовна белән Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты янына килеп туктагач, халыкның шактый җыелганын чамалап алдым. Төрле авыллардан килгән абый-апалар ясалма өстәлләргә үз әйберләрен тезү белән мәшгуль иделәр. Миңа исә барысы да кызыклы, бөтенесен тизрәк фотога төшереп калуны максат итеп куеп, тезелгән рәтләр буенча киттем.
- Болар барысы да үземнең бакчада үстерелгән җимешләр, - дип сөйләп китте Иске Абдул авылыннан килгән Клара апа Хөсәенова күргәзмәгә алып килгән помидорларына, кыярларына, кишерләренә, алмаларына, үтә дә зур кабагына ишарәләп. - Шундый мул уңыш булуына үзем дә сөенеп бетә алмыйм. Барысы да үз көчем белән үстерелгән бит ул, - дип төгәлләп тә куйды.
Чыннан да, күргәзмәдә җиләк-җимеш, яшелчәләр бихисап иде. "Татарстан" совхозы поселогында Николай Самойлов үстергән кабак-кабачкиларның зурлыгына бөтен кешенең исе киткәндер дип уйлыйм.
Шулай рәтләр буенча йөргәндә Комсомолец поселогы апалары янына килеп туктадым. Редакциядән икәнемне белгәч, күргәзмәгә алып килгән кул әйберләре турында бәйнә-бәйнә сөйли дә башладылар. Галина Масленникова үз куллары белән искиткеч матур шәлләр, кулъяулыклар бәйләгән, Рәхилә Бочарова ярминкәгә үзе картиналар алып килгән, Тамара Петрованың чигелгән, бәйләнгән әйберләре бик матур иде.
- Ә менә монда мин үзем һәр елны җыя торган дару үләннәрен алып килдем. Шушы файдалы үсемлекләр җыелмасыннан үзем мендәрләр дә ясыйм, - диде шул ук Комсомолец поселогыннан Наҗия апа Вәлиева.
- Мендәр эчендә нинди үләннәр бар? - дип сорадым мин аңардан.
Нинди үлән генә юк бит анда: бөтнек, ромашка, тукранбаш, сары, зәңгәр мәтрүшкә, каен җиләге, меңъяфрак үләне, әрем, календула, кура җиләге, карлыган һәм каен яфраклары, ярангөл, кыргаяк, ясмин һ.б. Хуш ис бөркелеп торучы мондый мендәрләр аеруча файдалы бит!
Әлеге апалар бөтенесе дә поселокларындагы "Чишмә" түгәрәгенә йөриләр икән. Анда алар бииләр дә җырлыйлар, тегәләр дә чигәләр, гомумән, буш вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрәләр.
Күргәзмә-ярминкәне Гөлфидә Рәүфовна башлап җибәрде.
- Килгән һәрберегезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Искиткеч гүзәл әйберләр белән килгәнсез. Ләкин килгән кешеләр күп түгел. Икенче елларга, Алла теләсә, күргәзмәдә катнашучылар саны артыр дип ышанам, - диде ул. Аннары исә мәдәният каршындагы ясалма сәхнә янына теләге булган һәрбер кеше чыгып, хисләнеп шигырь сөйләде, моңланып җырлады.
Бәйрәмнең кызган чагында күргәзмәне карарга муниципаль район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, башлык киңәшчесе Галимҗан Зарипов, авыл җирлекләре башлыклары килде. Ярминкә хуҗалары исә аларга бик теләп кул эшләрен күрсәттеләр.
Күргәзмә ахырында исә районның мәдәният һәм ял үзәге учреждениесе директоры Октябрина Әюпова Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты хезмәткәрләренә, килгән һәрбер кешегә рәхмәт әйтте һәм чиксез соклануын белдерде. Соңыннан Октябрина Федоровна Гөлфидә Рауфовна белән бергәләп ярминкәгә килгәннәргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Үз исемемнән чыгып, шуны әйтә алам: районыбыз халкы гаҗәеп талантлы, алтын куллы, тиктормас икән. Яраткан шөгылең булу - үзе бер рәхәт бит ул! Аларга саулык-саләмәтлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура ярмарка књргђзмђ ярминкђ выставка мђдђният