23 февраль 2017 яңалыклары
-
Дуслыкта – Яңа дулкын
Сишәмбе көнне Иске Ерыклы авылының "Дуслык" күпфункцияле үзәгендә "Яңа дулкын - 2017" район балалар вокаль конкурсының сайлап алу туры узды. "Дуслык" үзәген конкурста ике кыз тәкъдим итте, һәм алар икесе дә икенче турга - районга уздылар. Диана Еремеева белән Даяна Гобәйдуллинага уңышлар юлдаш булсын! Балаларның талантларыннан таң калып, конкурстан алган...
-
Алар бүген ил сагында
Күзкәй авыл җирлегеннән бүгенге көндә 6 егетебез армия сафларында хезмәт итә. Алардан әти-әниләренә сагыну белән тулы хәбәрләр килеп тора. Заманалар үзгәрде - элеккеге кебек хат язышулар юк. Уллар гаиләдәгеләр белән кәрәзле телефон аша аралашып, хәбәрләшеп яши. Төрлесе илнең төрле ягында хезмәт итә.
-
Солдатта булган дисеннәр
Бүген - Ватанны саклаучылар бәйрәме. Бүгенге көндә, хәзерге сәгатьләрдә Ватаныбызны сүздә түгел, ә хезмәттә саклаучылар бар - армия сафларына чакырылган егетләребез. Тукай районыннан 80нән артык егет Ватан алдындагы изге бурычын үти. Болар узган елның язында һәм көзендә чакырылган солдатлар. Һәрберсен туган ягында зарыгып әти-әниләре, дуслары-туганнары, сөйгән кызлары көтә.
-
Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 2017 ел кандидатлары билгеле
Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап, Комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте. Акимов Владимир Яковлевич "Рәссам, ни өчен син бөтен кешегә Армагеддон турында искәртәсең"...
-
Сәмәкәй авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә митинг узды ФОТО
Тукай районы Сәмәкәй авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг үтте. Тантаналы чарада мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, чакырылган кунаклар һәм авыл халкы - барлыгы җитмешләр кеше катнашты. Бәйрәм танатаналы рәвештә дәүләт гимны белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхутович бәйрәм белән котлагач, сүзне Әфганстан...
-
Алмалы ватрушка пешерү ЫСУЛЫ
Рәфилә Шәмсетдиновадан алмалы ватрушка пешерү рецепты 400 гр он, 150 гр маргарин яки сыер мае, 150 гр шикәр комы, 1 йомырка, 250 гр эремчек, 1 зур алма, 1 чәй кашыгы корица, 1/3 чәй кашыгы сода Өй температурасында эрегән маргарин яки сыер маен он белән уарга. Шикәр комының 100 граммын, аш...
-
Бәйрәм сораштыруында катнашыгыз
Бәйрәм белән сезне тукайлылар һәм Тукай районыннан булмаганныр! Ни өчен барыгызны да котлыйбызмы? Чөнки Ватанны саклаучылар көненә ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның да катнашы бар. Хатын-кызлар ирләрне саклый, ә ир-атлар Ватанны саклый. Димәк, бәйрәме дә уртак)))) Шушындый гүзәл бәйрәм уңаеннан газетабыз сайтында сораштуру башлап җибәрдек. Ул сайтның уң як колонкасында урнашкан....
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклау- чылар көне белән тәбрик итәм. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, батырларча яу...