Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Солдатта булган дисеннәр

Бүген - Ватанны саклаучылар бәйрәме. Бүгенге көндә, хәзерге сәгатьләрдә Ватаныбызны сүздә түгел, ә хезмәттә саклаучылар бар - армия сафларына чакырылган егетләребез. Тукай районыннан 80нән артык егет Ватан алдындагы изге бурычын үти. Болар узган елның язында һәм көзендә чакырылган солдатлар. Һәрберсен туган ягында зарыгып әти-әниләре, дуслары-туганнары, сөйгән кызлары көтә.

Элеккеге солдатлар белән хәзерге заман солдатлары бик күп нәрсә белән аерыла. Ике ел хезмәт урынына бер ел гына солдат боткасы ашау бәхете тия хәзер. Элек әниләр, бәлки улымнан хат килер дип, почтальон килгәнен күзләп торсалар, хәзер кәрәзле телефоннарын үзләреннән бер минутка да калдырмыйлар, хәбәр килүен белгертеп чыңлап куюга сискәнеп китәләр - бәлки улым «Whatsapp»ка, яисә «Вконтакте»га язгандыр, дип. Алай гына да түгел, әти-әниләр уллары янына армиягә «кунакка» да баралар. Бәтке авылыннан Наталья Рейнская нәкъ шундый сәфәрдән кайтты. Кичә аның улы Виталийга 22 яшь тулды. Ул Мәскәү өлкәсе Нарофоминск районында, Президент полкының Кавалерия мактаулы эскортында хезмәт итә.

- Улым армиягә кадәр кикбоксинг һәм бергә-бер көрәш белән шөгыльләнде. Шул аңа армиядә бик нык булыша, Виталий спорт взводында хезмәт итә.

Виталий Рейнскийның авылдашы, иң якын дусты, бергә балалар бакчасына, мәктәпкә йөргән, соңыннан көллияттә бергә укыган Юрий Струков та шул ук хәрби частьтә хезмәт итә, взводлары гына аерым. Юрийга 18 февраль көнне 22 яшь тулды. Наталья Рейнская аларны туган көннәре һәм 23 февраль белән шәхсән үзе котлады.

Ә Юрий белән Виталий, сагыну хисләренә бирелеп, үзләренең якташларына солдат хатлары килә торган шул «Whatsapp» аркылы бәйрәм котлавы җибәрделәр:

- Хөрмәтле якташларыбыз! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәсебез килә! Һәммәгезгә дә, аеруча елдан-ел арабыздан сирәгәя барган ветераннарыбызга корычтай сәламәтлек телибез. Призывникларга үзләре теләгән хәрби частькә эләгүләрен, ә армиядә хезмәт итүчеләргә Ватан алдындагы бурычыбызны намус белән башкарып чыгуыбызны телибез. Дембель - котылгысыз, - дип яздылар алар.

Бәтке авылыннан Олег Аксаков исә Түбән Новгород өлкәсе Саров шәһәрендә Милли гвардиядә хезмәт итә. Әнисе Елена Николаевна көннәрне саный-саный сөекле улын көтә.
Олег армиягә үз теләге белән киткән, ныклап әзерләнгән - спорт белән шөгыльләнеп, мускулларын, егәрлеген, көчен ныгыткан. Бүгенге көндә ул кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә.
- Аларга атнага бер мәртәбә телефон белән кулланырга рөхсәт итәләр. Командирлары бик кырыс, тәртип яратучы кеше. Бернинди «дедовщина», кыерсытулар юк, - ди ана кеше улының фотографияләрен күрсәтеп.

Олегка командирлары, хезмәт итүен контракт буенча дәвам итеп, «спецназ»га чакыра. Тик Бәтке егетенең тизрәк туган ягына кайтасы килә. Елена Николаевнаның өлкән улы хезмәт иткәндә Чечнядагы кайнар вакытларга эләккән, шуңадырмы, ана кеше көннәрне генә дә түгел, ә сәгатьләрне саныйдыр.

Круглое Поле поселогыннан Илсөяр Сыркина да инде икенче улын армиягә озаткан. Дмитрий Сыркин Йошкар-Ола шәһәрендә ракета гаскәрендә хезмәт итә. Туган ягында аны әти-әнисе генә түгел, ә хатыны, баласы да көтә. Яз көне алар бергәләп Дмитрий янына барырга җыеналар.
- Баланың иң матур, иң тәмле, иң кызык чакларын күрми кала бит, шуңа күрә барып кайтырга ниятлибез, - ди Илсөяр апа.
Биш бала анасы бүгенге көндә балалары белән горурланып яши:
- Безнең горурлыгыбыз алар, алдагы картлыкка терәгебез, шатлык-куанычларыбыз. Армия турында мин ике улымны һәрвакыт кисәтеп килдем. Бу сезнең бурычыгыз, тормыш мәктәбе, бабагыз сугышта катнашкан, әтиегез дә армиядә булды. Сезгә дә хәрби әзерлек узарга кирәк, дия идем, - дип сөйләде Илсөяр Хәбибовна.

Круглое Поле поселогы егете Ринат Фәрхетдиновның армиядән кайтканын иң зарыгып көткәне - аның 2 яшьлек сеңлесе.
- Көн дә абыйсының фотосын күрсәтәбез инде. Онытмасын дибез. Абыйсының армиядә икәнен белә үзе, стенада эленеп торган фотога карап үзенчә аңлата, - ди Ринатның әнисе Зөлфия Фәрхетдинова.
Ринат Мәскәү өлкәсе Калининец бистәсендә мотоукчы гаскәрендә хезмәт итә. Армиягә аны автомеханика техникумының 4нче курсында укыганда чакыралар. Академик отпуск алып, егет армиягә китә.
- Мөмкинлек булганда телефоннан гел язып тора улым. Фотоларын да җибәрә. Ашаулары да бик әйбәт ди, тәртип ягыннан да бар да тәртип ди. Бик сагынабыз инде. Беренче вакытларда гел күзгә яшьләр килә иде. Йөргән кызы бар Чаллыда. Бераз язмый торса, аннан сорыйм, сиңа язмадымы дип. Яки киресенчә ул миннән сорый, хәлләре ничек икән дип. Армиягә озатканда үзем дә артыннын ияреп барырдай булган идем, - дип сөйли Зөлфия апа.

Ринат хезмәт иткән якта җәй көннәрендә Халыкара танк биатлоны узачак. Хәзерге вакытта шуның әзерлек эшләрендә ул да катнаша икән. Армиядә исә күрше частьтә генә авылдашы Руслан Әхмәтнәҗипов хезмәт итә. Көн дә ашханәдә күрешәләр, хәл сорашалар.

Круглое Поледан тагын бер Ватан сакчысы - Салават Җәләлетдинов. Ерак Көнчыгышның Владивосток шәһәрендә, Тын океан флотында хезмәт итә. Хәзерге вакытта ул, атнадан артык инде, хәрби корабльдә, провизия әзерлиләр, походка әзерләнәләр.
- Шулкадәр нык теләде армиягә барырга, - ди Салаватның әнисе Гөлнара Альбертовна. - 15 яшендә инде ул, военкоматка барып, мине армиягә алыгыз дигән иде. Ничә яшь икәнен белгәч, куып чыгарганнар үзен.
Техникумда укуын академик отпуск алып туктатып тора 18 яшьлек Салават. 6 мартта инде аңа 19 тула. Туган көнен ул моряк формасында хезмәттәшләре белән бергә үткәрәчәк.

- Халык җыены вакытында военкоматтан килеп һәр солдатның әнисенә ул үстергәнебез өчен Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Бер яктан күңелле булса, икенче яктан сагынуыбызны тагын да арттырды, - ди Гөлнара Җәләлетдинова.

Бәтке авылы егете Рөстәм Шаһимәрдәнов Кырымда Евпатория шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Ул да армиягә китәр өчен атлыгып торган. Әлмәт нефть институтын тәмамлагач, язгы чакырылышта ук китәргә теләге булган. Тик көзгә калдырганнар.
Армиядән кайтуга ук кире безгә эшкә килсен, дип көтеп торалар икән үзен. Йөргән кызы да, икесе бергә укуларын тәмамлауга ук, шул ук эшкә урнашкан. Кырымда Рөстәм кырым татарлары белән танышкан. Хезмәт итүчеләрнең күпчелеге - җирле халык.
- Кырым татарларын һәм, гомумән, ул як халкын бик дустанә, ачык күңелле кешеләр, дип сөйли Рөстәм. Тапкан дуслары да - кырым татарлары. Җәй көне Евпаториягә хәрби частькә барырга җыенабыз, - диде солдат әнисе Раушания Шаһимәрдәнова.

Тукай районы солдатлары бу мәкаләдә санап киткәннәр генә түгел, ил тынычлыгын бүгенге көндә бик күп солдат саклый. Аларның һәрберсенә тыныч төннәр, хәерле көннәр, исән-сау хезмәт итеп, чын ир-ат статусы алып, туган якларына имин әйләнеп кайтуларын телибез. Әти-әниләрегезнең горурлыгы булыгыз, солдатлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев