Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәмәкәй авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә митинг узды ФОТО

Тукай районы Сәмәкәй авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг үтте. Тантаналы чарада мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, чакырылган кунаклар һәм авыл халкы - барлыгы җитмешләр кеше катнашты. Бәйрәм танатаналы рәвештә дәүләт гимны белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхутович бәйрәм белән котлагач, сүзне Әфганстан...

Тукай районы Сәмәкәй авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг үтте. Тантаналы чарада мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, чакырылган кунаклар һәм авыл халкы - барлыгы җитмешләр кеше катнашты.

Бәйрәм танатаналы рәвештә дәүләт гимны белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхутович бәйрәм белән котлагач, сүзне Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәгән егетләребез Габдрахманов Әбүзәр һәм Ситдыйков Марсил дәвам итте. Алар - һәр үткән чарабызның кадерле кунаклары. Шулай ук бәйрәмебездә хәзерге вакытта Армия хезмәтендә булган егетләребез Ситдыйков Булат һәм Җәббаров Алмазларның әти-әнисе дә зур горурлык белән чыгыш ясады. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләнде, дип хәбәр итте безгә Сәмәкәй авыл мәдәният йорты директоры Әлфирә Исхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев