Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар бүген ил сагында

Күзкәй авыл җирлегеннән бүгенге көндә 6 егетебез армия сафларында хезмәт итә. Алардан әти-әниләренә сагыну белән тулы хәбәрләр килеп тора. Заманалар үзгәрде - элеккеге кебек хат язышулар юк. Уллар гаиләдәгеләр белән кәрәзле телефон аша аралашып, хәбәрләшеп яши. Төрлесе илнең төрле ягында хезмәт итә.

Гөлчәчәк һәм Фәез Миңгәрәевләрнең улы Фәрит Чаллы политехник көллиятендә укып, диплом алып, армия сафларына китте. Бер ай Екатеринбургта өйрәнүләрдә булганнан соң башкалабыз Казанда Эчке эшләр гаскәрләрендә патруль пост хезмәтендә Ватан алдындагы бурычын үти.

Энҗе һәм Рәвис Хәмәтовларның улы Айдар шулай ук Чаллыда электрик белеме алганнан соң үзе теләп армия сафларына китте. Алтай өлкәсе Алейск шәһәрендә мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итә. Ул якларда бездәгедән салкынрак булса да, якташлар-дуслар күп булгач, сагынуга да вакыт калдырмыйча хезмәт итә авылыбыз егете.

Мәүзилә һәм Вәзир Галиевларның улы Булат политехник көллиятне тәмамлап, диплом алганның икенче көнендә үк хезмәт итәргә алынды һәм Брянск өлкәсе Клинцы шәһәрендә мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итә. Әнисе һәм туганнары, ант кабул итү тантанасына барып, Булатның уңышларына сөенеп кайттылар.

Альмира һәм Әмирҗан Ситдыйковларның улы Ильмир КФУның 4 курсын тәмамлап, 2 энесенә дә үрнәк күрсәтеп, армия хезмәтенә чакырылу белән, бер дә уйламыйча китте. Мәскәү өлкәсендә өйрәнүләрдә булганнан соң, бүген Тверь өлкәсе Куженкино поселогында Тамановский укчылар дивизиясендә Түбән Суыксу авылы егете белән бергәләп хезмәт итә. Кайткач, укуын дәвам итеп, диплом алып, эшкә урнашырга ниятли егет.

Люзия һәм Мөстәнҗит Мөсәвировларның улы Илназ, Сарман аграр көллиятен тәмамлап, механизатор дипломы алганнан соң язгы чәчүдә тракторчы булып эшләргә дә өлгерде. Марий-Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Көн саен кич шалтыратып, туганнарының хәлен белеп, үзенең дә яңалыкларын сөйләп тора Илназ.

Эльмира һәм Марат Кәшаповларның улы Булат КФУны тәмамлап, абыйсы янында заводта эшләп тә алды. Армиягә чакыру килгәч, һич икеләнмичә, хезмәт итәргә китте. Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итә.

Егетләрнең берсе дә зарланмый. Мәктәптә үк яхшы хәзерлек үткән авыл егетләре эшләп үстеләр, армиягә дә үзләре теләп киттеләр. Хәрби хезмәтләрен үтәгәндә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, исән-имин әйләнеп кайтырлар, дип көтеп калабыз аларны, дип яза безгә Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев