22 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Шәфкать туташыбыз белән горурланып яшибез
Авыруларга карата үзләренең игътибарларын, күңел җылылыгын кызганмый көне-төне хезмәт иткән һәм шул рәвешле ихтирам яулаган ак халатлы ханымнарны юкка гына шәфкать туташлары дип атамаганнар. Кешелекле, тыйнак, шифалы куллы медицина хезмәткәрен эшендә хезмәттәшләре дә, сырхаулар да, якыннары да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мин дә авылыбызның шундый игелекле затларының берсе - Резидә...
-
Тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча иң яхшы җирлек билгеләнде
Биклән авыл җирлеге 2017 елда халыкның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелгән республика күргәзмә-конкурсының беренче этабында иң яхшы муниципаль берәмлекләрнең берсе буларак билгеләнде. 31 балл җыеп, ул авыл җирлекләре арасында икенче урынга чыкты. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында Яр Чаллының 15нче янгын сүндерү отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов...
-
Наркотиклар әйләнешенә юлыксаң – шалтырат
Район территориясендә «Россия балалары - 2017» оператив-профилактик операциясенең II этабы бара. Чара балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралышын кисәтү, наркотикларның, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы җинаять эшчәнлегенә тарту фактларын ачыклау максатларын күздә тотып уздырыла. Наркотикларның законсыз әйләнешенә юлыккан тукайлылар 71-44-81 телефоны аша район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена, (843) 291-20-02 телефоны...
-
Ут бирүне вакытлыча өзеп торачаклар
Тукай районында индивидуаль торак төзелеше киң алып барыла, шул исәптән күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Газ челтәре җитешмәү сәбәпле, кайбер зоналарда электр куллану үсеше электр челтәрләре күтәрелешеннән шактый узып китә. 110 кВ Ильбухтино һәм 110 кВ Шилнә подстанцияләреннән тәэмин ителә торган Тукай районының СНТ, ДНТ,...
-
Сатучыларга клиентларның күп булуы, сатып алучыларга чиста продукция кирәк
Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Тукай районы җитештерүчеләре бу сезонда яңа территориягә - ГЭС бистәсенең Төзүчеләр стадионы янындагы мәйданчыгына беркетелгән иде. Сатуларын шунда дәвам итүчеләр дә бар, урын уңайсыз, сатып алучылар аз йөри дип, Шамил Усманов урамына, Галиәсгар Камал бульварына чыгучылар да бар. Күпчелеге Сарман трактында саткан вакытларын...
-
Бурычлыларны ачыклыйлар
Район Эчке эшләр бүлеге «Бурычлы» дип аталган оператив-профилактик акция үткәрә. Гражданнар һәм юридик затлар административ штрафка тартылганнан һәм бу турыдагы карар үз көченә кергәннән соң түләүне 60 көн эчендә башкарырга тиешләр. Киресенчә икән, штраф суммасы икеләтә артырга һәм эш суд приставларына барып җитәргә мөмкин. Шулай ук әҗәтле кеше 50 сәгатькә...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны Түбән Суыксуда кабул итә
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков халыкны 23 ноябрь 14.00-16.00 сәгатьләрдә Түбән Суыксу авыл җирлеге бинасында сораулар буенча кабул итә. Телефоннар: (8552) 47-06-35, 47-06-33, 47-06-22.
-
ФАРСЕЛЬ ЗЫЯТДИНОВ: “20 ЯШЕМДӘ ИКЕ ЕЛ ГОМЕРЕҢ КАЛГАН ДИГӘННӘР ИДЕ, 80НЕ ТУТЫРДЫМ”
Бакчачы, икътисадчы, галим, шагыйрь. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» кебек мактаулы исем янына кичә тагын берсе - "Мәдәнияттагы казанышлар өчен" күкрәк билгесе өстәлде. Бакчачы диюгә үк сүзнең кем турында баруын аңлап алгансыздыр. Киң җәмәгатьчелек аның киңкырлы һөнәр иясе булуын да белә. Шулай да ул халыкка "бакчачы Фарсель" буларак якын. "Бакчачы бабай"...
-
Конференциягә делегатлар сайланды
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге конференциясендә, шәхси соравы буенча, сәяси советтан Нияз Гыйльфанов чыгарылды. Составка Бәтке авыл җирлеге башлыгы, партиянең Бәтке беренчел бүлекчәсе секретаре Максим Ионычев кертелде. Шулай ук Партиянең Татарстан региональ бүлегенең 27нче конференциясенә делегатлар сайланды. 1 декабрьдә үтәчәк бу чарага Васил Хаҗиев һәм Роза Әбделмәнова барачак.
-
22 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 22 ноябрь көнне, Тукай районында күк йөзе иртәдән кичкә кадәр болытлар белән капланган булыр. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 2 градус җылы, төнлә 2 градус суык. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә дә алмашынучан болытлы һава. Яңгыр да яумый, кар да яумый, температура +2, -2.