Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шәфкать туташыбыз белән горурланып яшибез

Авыруларга карата үзләренең игътибарларын, күңел җылылыгын кызганмый көне-төне хезмәт иткән һәм шул рәвешле ихтирам яулаган ак халатлы ханымнарны юкка гына шәфкать туташлары дип атамаганнар. Кешелекле, тыйнак, шифалы куллы медицина хезмәткәрен эшендә хезмәттәшләре дә, сырхаулар да, якыннары да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мин дә авылыбызның шундый игелекле затларының берсе - Резидә...

Резидә Миңнуллина тумышы белән ямьле Башкортстан якларыннан. Моңа карамастан язмыш җилләре аны Иштирәк авылы һәм аның хезмәт яратучан халкы белән бәйли. Резидә ханым монда бар гомерен шәфкать туташы булып эшләүгә багышлый һәм аны ничәмә ел инде намус белән үти. Күп вакытта авыруларны дарулар белән түгел, ә якты йөзе, тәмле теле белән дәвалый ул, кирәкле төпле киңәшләрен дә кызганмый. Резидә ханым һәрвакыт авыруы белән килгәннәрне йомшак, ягымлы сүзләре белән каршы ала, ныклы сәламәтлек теләп, озатып кала. Тәҗрибәле, тырыш һәм авылыбызда күпләргә үрнәк булган Резидә Миңнуллина авыруларга сәламәтләнүгә ышаныч биреп, яңадан аякка басарга булыша, киләчәккә өмет уята белә. Ул өлгер, җитез, үз эшен һөнәри осталык белән тиешенчә башкара, тиз арада ярдәм итәргә тырыша.

Резидә ханым озак еллар дәвамында Иштирәк авыл халкына шифалы куллары белән вакытында ярдәм итеп, уйлап, җиренә җиткереп, чын шәфкать туташы исемен зур горурлык белән йөртә. Уйлавымча, Резидә Миңнуллинаның йокысыз төннәр бәрабәренә ирешкән уңышларының бәрәкәтен, куанычын, шатлыгын күрү тормыш иптәше Рәис әфәнденең, яраткан кызлары Лидия һәм Римманың зур өлешләре кергәндер. Ни өчен дигәндә, һөнәри яктан олы уңышларга, зур хөрмәткә ирешүдә нәкъ менә гаилә ныклыгы, тормыш иптәшеңнең терәк-таянычы кирәктер ул.

Осталык, сабырлык, пөхтәлек - авыл халкына хас сыйфатлар. Безнең зарларыбызны тыңлап, безнең уй-кичерешләребезне аңлау, хәлебезгә керә белү өчен киң күңелле булу һәм сизгерлек кирәк, дип уйлыйм мин. Резидә ханым исә нәкъ шундый затларның берсе. Әле бит болардан тыш Резидә ханым җәмәгать эшләрендә дә, мәдәни чараларда да актив катнаша, һәрвакыт үз өлешен кертергә ашыга.

Хөрмәтле кешебез безнең! Без сезнең белән чын күңелдән горурланып яшибез, чөнки бар җылыгызны игелекле хезмәт күрсәтүне, үзегезнең көчегезне сарыф итәргә бер дә кызганмыйсыз. Сезнең бит исемегез дә җисеменә туры килә. Белемне укып алсагыз, эшкә осталык, сәләт, җитезлек сезгә тумыштан бирелгән.

Резидә Миңнуллина бик кирәкле, җаваплы һәм саваплы эшне башкара - кеше сәламәтлеге турында кайгырта. Ак халатлы шәфкать туташыбызга кочак-кочак рәхмәт сүзләре әйтеп, гаилә бәхете, исәнлек-саулык, олы куанычлар һәм зур уңышлар телибез.

Олы хөрмәт белән Иштирәк авыл халкы исеменнән Айза Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев