Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотиклар әйләнешенә юлыксаң – шалтырат

Район территориясендә «Россия балалары - 2017» оператив-профилактик операциясенең II этабы бара. Чара балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралышын кисәтү, наркотикларның, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы җинаять эшчәнлегенә тарту фактларын ачыклау максатларын күздә тотып уздырыла. Наркотикларның законсыз әйләнешенә юлыккан тукайлылар 71-44-81 телефоны аша район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена, (843) 291-20-02 телефоны...

Район территориясендә «Россия балалары - 2017» оператив-профилактик операциясенең II этабы бара. Чара балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралышын кисәтү, наркотикларның, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы җинаять эшчәнлегенә тарту фактларын ачыклау максатларын күздә тотып уздырыла. Наркотикларның законсыз әйләнешенә юлыккан тукайлылар 71-44-81 телефоны аша район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена, (843) 291-20-02 телефоны аша ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына хәбәр итә алалар.

Шулай ук «Кайда үлем белән сату итәләр - хәбәр ит!» дип аталган бөтенроссия акциясенең II этабы дәвам итә. Аның кысаларында хокук саклаучылар наркотикларны җитештерү, тарату һәм куллануны пропагандалаучы һәм анда балигъ булмаганнарны җәлеп итүче Интернет-сайтларга аерата игътибар бирәләр. Мондый очраклар турында да югарыда күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев