22 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Өйләнәбез, туабыз, шәп исемнәр куябыз
Район ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 сентябренә Тукай районында 220 бала туган. Чагыштыру өчен, бу вакытта узган ел 185 сабый дөньяга килгән. Районыбызда 2022 елда фанни дөньядан 330 кеше бакыйлыкка киткән. Быел Тукай райолны ЗАГС бүлегендә 260 пар никахлашты, 230 кеше аерылышты. Иң яшь кияү һәм кәләш 17 яшьлек бер пар булды. Ә иң өлкән өйләнешүчеләр – 69 яшьлек кәләш һәм 68 яшьлек кияү.
-
Эшкә уңган һәм талантлы безнең “Нечкәбил”!
Яңа Бүләк авылыннан Гыймазетдиновлар гаиләсе «Нечкәбил» матурлык һәм гаилә республика конкурсының ярымфиналында лаеклы чыгыш ясады.
-
Социаль программаларга – 1,5 млрд сум
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә. Бу «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният» кебек юнәлешләр. Анда Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмаалары катнаша алалар. Бәйгенең гомуми бюджеты Компания ягыннан 1,5 млрд сум тәшкил итә.
-
Хөкем бинасында үткән дәрес
Узган атнада Новотроицк мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары районның Гадел хөкем йортында, суд бинасында булдылар. Экскурсиянең максаты-суд системасы эше белән танышу, юридик белемне арттыру, законнарга хөрмәт тәрбияләү.
-
“Түгәрәк өстәл”ләр үтәчәк
Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә Халыкара өлкәннәр көне һәм декадасы уңаеннан “Түгәрәк өстәл”ләр үтәчәк. Районыбызда гомер итүче өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау бүлеге белгечләре, пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсе табиблары, социаль иминият фондында эшләүчеләр кабул итәчәк, киңәшләр бирәчәк.
-
Тәрбиядән яраладыр тәрбия
Круглое Поле «Зәңгәр вагон» («Голубой вагон») балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең шушы нәсыйхәтен гамәлдә кулланалар. Тәрбияле бала – иң зур байлык, олы нигъмәт. Сүзебез шушы байлыкны тудыручылар – милләтнең киләчәген кайгыртучы һөнәр ияләре – тәрбиячеләр хакында