Хөкем бинасында үткән дәрес
Узган атнада Новотроицк мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары районның Гадел хөкем йортында, суд бинасында булдылар. Экскурсиянең максаты-суд системасы эше белән танышу, юридик белемне арттыру, законнарга хөрмәт тәрбияләү.
Балалар суд бинасына сак хезмәте хезмәткәрләренең җентекле тикшерүе аша уздылар. Тикшерү пункты заманча техника белән җиһазландырылган. Бу мөһим һәм җаваплы, ашыгыч реакция таләп итә торган хезмәт.
Укучыларны суд утырышлары зур залына озаттылар. Суд рәисе Радик Зиннәтов баларга файдалы һәм кызык булган сөйләшү темасын игълан итте. Радик Фәритович үзенең мавыктыргыч итеп сөйләү сәләте, аңлаешлы теле, киң эрудициясе, профессионализмы белән аудиторияне җәлеп итә алды, яшүсмерләр озак вакыт судьяны «җибәрергә» теләмәделәр, аңа туктаусыз сораулар яудырдылар.
Яшүсмерләр белән әңгәмәне Радик Зиннәтов үзенең биографиясеннән башлады, шунда ук тыңлаучыларның күзләре яктырды, барысы да тынып калды, бары вакыт-вакыт кызлар һәм малайлар күзләрен йомырга да куркып бирелеп тыңладылар.
Хөкемдар Татарстанның Саба районының Иштуган авылында үскәнен, мәктәпкә укырга җәяү 10 чакрымга йөргәнен хәбәр итте. Чаңгы спортын бик ярата икән, аның белән бүген дә теләп шөгелләнә. Ул үзенең укытучысы Марсель Шәйхулловның исемен берничә тапкыр искә алды, чөнки бу педагог үз укучыларына бөтен күңелен биргән, яшь спортчыларны республика башкаласына һәм башка шәһәрләргә ярышларга алып барган.
В.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын уңышлы тәмамлап, Радик Зиннәтов хезмәт биографиясен прокуратура тикшерүчесе вазыйфасында башлый. 2003 елдан судья вазыйфасын били, шул ук вакытта 2006 елда ул судьяларның функциональ эшчәнлеге турында диссертация яклый.
Радик Фәрит улы укучыларга ноябрь азагында булачак судьялар съезды турында җентекләп сөйләде. Ул балаларга быел Россиядә суд төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелүен, илебездә суд системасы формалашу этаплары турында да сөйләде, чит ил судлары белән чагыштырды.
- Тормышта һәр кеше судка мөрәҗәгать итә. Әгәр дә сез аның эшчәнлеге белән таныш булсагыз, яхшы булыр, – дип билгеләп үтте судья.
Укучылар присяжныйлар суды турында да кызыксындырды. Судья көндәлек тормыш тарихыннан ачык мисаллар китерде, аудиториягә суд системасының теләсә кайсы җәмгыять тормышында мөһимлеген аңлатты.
- Әгәр бәхәс суд тарафыннан хәл ителмәсә, ул башка юл белән хәл ителәчәк, – дип ассызыклады ул.
Ул судьяларның «алтын кагыйдәсе» турында да сөйләде: «Бер гаепсезне хөкем итүгә караганда, 10 гаепле кешене аклау яхшырак».
– Кичә бакыр чыбыкларны урлау факты буенча суд утырышы булды. Зыянның күләме 10 мең сум тәшкил итә. Гаепне ничек билгеләргә уйлыйсыз? - судья сынау һәм ялгыш версияләр юлы белән хокукый бәхәс һәр очракта аерым хәл ителә дигән нәтиҗәгә килгән егетләргә мөрәҗәгать итте.
Укучыларның үзләрен нинди сораулар борчыды?
- Сезгә нинди иң куркыныч эшне карарга туры килде? Әгәр дә сезнең дустыгыз гаепләнүче булса? Ә сез аеруча авыр җинаять кылган кешенең гаепсезлеге турында карар чыгардыгызмы? Ә сезгә ришвәт бирделәрме? – дип яшүсмерләр кызыксынды. Һәр сорауга укучылар суд практикасыннан мисаллар белән җаваплар алдылар.
Соңыннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуртдинова Радик Зиннәтовка әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.
Аннан соң балалар суд кабинетларын һәм залларын карадылар, канцелярия һәм архивта булдылар, барлык залларда да тәрәзәләр булмавына игътибар иттеләр. Алар гаепләнүчеләр өчен үтә күренмәле кабинаны кызыксынып карадылар.
- Балалар киләчәктә бу үтә катлаулы һәм авыр хезмәтне сайларлармы, юкмы ансы мөһим түгел. Шунысы мөһим балалар бирегә нинди дә булса җинаять кылып гаепләү буенча эләкмәсеннәр иде,-диде экскурсия азагында 20 еллык эш стажы булган суд консультанты Людмила Абдрахманова.
Аларның фикеренчә, суд органнары белән очрашу онытылмаслык тәэсир калдыра. Укучыларга гади, аңлаешлы тел белән катлаулы әйберләр турында сөйләнгән сүзләр әлбәттә, аларга киләчәк тормышта кирәк булачак.
/АВТОР ФОТОСЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев