Тәрбиядән яраладыр тәрбия
Круглое Поле «Зәңгәр вагон» («Голубой вагон») балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең шушы нәсыйхәтен гамәлдә кулланалар. Тәрбияле бала – иң зур байлык, олы нигъмәт. Сүзебез шушы байлыкны тудыручылар – милләтнең киләчәген кайгыртучы һөнәр ияләре – тәрбиячеләр хакында
Билингваль белем һәм тәрбия – заман таләбе
Республикабызда татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре. Билингвализм – ике телдә дә иркен аралашуны, ягъни урынына һәм ситуациягә карап ике телне дә куллана белүне аңлата. Ике телне дә камил белгән балалар тәрбияләү – заман таләбе. Круглое Поледагы «Зәңгәр вагон» балалар бакчасында бу юнәлештә төрле программалар, методик кулланмалар, дидактик әсбаплар җитәрлек. Тәрбиячеләр балаларга белем һәм тәрбия бирүдә иң уңышлы метод һәм үтемле ысулларны кулланалар. Инсцинировка, театральләштерелгән шөгыльләр төркемнәрдә аеруча җанлы үтә. Сабыйлар тәрбияченең оста режиссерлыгында тиз арада рольгә керәләр – әкият геройларына әвереләләр. Тормышчан мәсәлләр, сабыйлар өчен язылган кызыклы шигырь, әкиятләрне сәхнәләштерү, үстерешле уеннар – баланы уй-фикер йөртергә, эзләнергә этәрә. Уен вакытында баланың сөйләм теле үсә, сүз байлыгы арта. Әле шуңа өстәп, аралашу аркылы үзара мөгамәлә корырга өйрәнәләр. Бакча тәрбиячеләре бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә балалар бакчасында нигез салынырга тиешлеген аңлап эш итәләр.
Телебезнең матур бизәкләрен, ягымлы сүзләрне куллану – тел аша кешегә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләүдә үтемле чара. Дәрес-шөгыльләрдә җиһазланышка да әһәмият бирелә. Аралашу нәрсәдән башлана? Исәнләшүдән. Шуңа исәнләшү әдәбен матур формада балага ирештерә белү, сабыйларны кешеләр белән матур мөгамәлә кора белергә өйрәтү тәрбиячедән зур осталык сорый. Мисал өчен, «Шалкан» әкиятен театральләштерү балада гаилә җанлылык хисләрен тәрбияләү, бердәмлекнең зур көч булуын аңлатуда әһәмиятле урын тота. Һәммәбез дә балачактан ишетеп, укып үскән «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләренең асыл мәгънәсен сабый күңеленә салу – шәхес тәрбияләүдә көчле алымнарның берсе. Һәр уңышлы алымны биредә оста файдаланалар.
– Без 2014 елда республика күләмендә үткән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында катнашып 1 миллион сум грант оттык. «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңүчене билгеләү өчен комиссия әгъзалары бакчабыздагы һәр төркемдә үткәрелгән дәрес, шөгыльләрне карап, сабыйлар белән сөйләшеп-аралашып, эшебезгә югары бәя куеп киттеләр. Ә бит безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре яши. Татарлар арасында да, сирәк булса да, үз телен өйрәнүне хупламаганы очрый. Рус телле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күбесе бик теләп һәм яратып татар телен өйрәнә. Сабый чагында кеше телләрне җиңел өйрәнә. Шуңа күрә, татар телен өйрәнүне балага өстәмә «йөк» итеп кабул итәргә ярамый. Педагог буларак шуны әйтәсем килә: туган телен камил белгән баланың фикерләү сәләте югары була һәм ул башка телләрне дә җиңелрәк үзләштерә.
Коллективыбыз тырышлыгы белән яулап алынган грант акчасы бакча җиһазларын яңартуга, канализация системасын алмаштыруга тотылды. Кер юуу машинасы бик кирәк иде – аны сатып алдык. Балаларның кием шкафларын яңарттык. Аннары, ашханәбездә байтак кына үзгәрешләр ясадык – күләмле суыткыч, куәтле иттарткыч һәм уңайлы камыр басу җайланмасы, тимер өслекле өстәлләр булдырдык. Калган акчага балаларга уенчыклар алдык. Кыскасы, грант акчасын изге ниятебезгә, тырыш хезмәтебезгә карата олы бүләк кебек кабул иттек. Балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә ярдәм итү максатыннан хөкүмәт тарафыннан булдырылган грант системасы бик кирәкле программа һәм ул дәвамлы булсын иде. Беренчедән, бала тәрбияләүдә хезмәте кергән һәр кешедә эшкә карата өстәмә рәвештә стимул барлыкка килә. Икенчедән, материаль-техник база үсә, яңартыла. Бу – балага тәрбия бирүдә олы ярдәм.
Педагог – халык тәрбиячесе дә ул
Чаллы медицина көллияте заманасында дан казанган уку йорты булды. Сарман районы Чукмарлы авылында туып-үскән Венера Исак кызы әнә шул елларда училищеда абруйлы укытучылардан белем ала. Ул 1985 нче елда көллиятне уңышлы тәмамлап Круглое Поле поселогындагы балалар бакчасына шәфкать туташы булып эшкә килә. Илгәзәк, тыйнак, эшсөяр кызны поселок халкы тиз арада үз итә. Ә Илдус Барый улы Сафин Венерага үлеп гашыйк була. Шул рәвешле яшь, матур гаилә төзелә. Каенана-каенаталы йортта ике кыз бала үсә. Олы кызлары Эльвира – Казанда балалар республика клиник хастаханәсендә кардиолог булып эшли. Эльмира – «Роспотребнадзор» системасында хезмәт куя. Алар да әти-әниләре үрнәгендә матур гаилә корганнар, балалар үстерәләр.
Гомерен бала тәрбияләүгә багышлаган тәҗрибәле педагог Гөлсинә Нургаяз кызы Фәсәхова:
– Кырык ел балалар бакчасында хезмәт куям. Шуның утыз җиде елын Венера Исак кызы Сафина белән кулга кул тотынып эшлибез. Венера ханым мөдир булганчы балаларның сәламәтлеге сагында тырышып эшләде – егерме ел шушы бакчада шәфкать туташы булып хезмәт куйды. 2002 елдан бакчабызның мөдире. Җитәкче буларак та, әни кеше буларак та, ир хатыны һәм каенанасына килен буларак та, гомумән, бар яклап та – үрнәкле. Кешелекле булуы белән коллективта, ата-аналар арасында хөрмәт казанды. Сабый күңеле бик сизгер, ихлас була. Поселокта яшәүче балалар бик ярата аны. Гади, тыйнак дигәннән бер мисал китерәсем килә – җирлегебезне тәртипкә китерү өчен яз, җәй, көз айларында еш кына өмәләр уздырабыз. Шул чагында беренчеләрдән булып кем эшкә тотына дисезме? Венера Исаковна! Кулына чалгы, тырма, себерке тотып территорияләрне чистарту, көрәк-сәнәк алып яшелләндерү кебек эшләрне җиң сызганып башкара. Әнә шулай үзе «бүрәнәнең юан башын күтәреп» авыл халкын тәрбияли Авыл, поселок җирлегендә халык бер-берсен белә. Үзләре безнең балалар бакчасына йөргән ата-аналарның сабыйларын тәрбиялибез инде хәзер. Гаиләләрнең социаль, матди ягын, рухи халәтен һәм сәламәтлекләре торышын да яхшы белә. Бакчабызда тәрбияләнүче һәр баланың сулыш алуына кадәр тоя мөдиребез, – дип сөйли.
Уен гына димә!
Круглое Поле поселогындагы «Зәңгәр вагон» балалар бакчасында алты төркем булып, анда 181 сабый тәрбияләнә. Гомумән, балалар бакчасында барлыгы утыз кеше хезмәт куя.
–Тәрбиячеме ул, җыештыручымы, аш-су остасымы, сак хезмәтен башкаручымы – һәммәсе үз эшенә җаваплы карый. Чөнки алар белә, безгә – ата-ана иң газиз кешесен – баласын ышанып тапшыра. Сабыйларның бакчада вакыттагы иминлеге, сәламәтлеге һәм үсеше өчен һәр хезмәткәр җавап бирә. Менә шуны аңлаган кеше генә безнең системада эшләргә тиеш. Тәрбиячеләребезнең барысы да махсус һәм югары белемле. Алар үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы педагоглар. Унөч тәрбиячебезнең җидесе – югары, икесе I категориягә ия. Музыка җитәкчесе шөгыльләрне, бәйрәм иртәләрен ике телдә алып бару өчен зур тырышлык куя. Үз эшенең остасы. Сәгать үтсен, эш көне тәмамлансын дип кенә эшләгән кеше балага яхшы тәрбия бирә алмый. Балага яхшы тәрбия һәм яшенә карап белем бирүне югары дәрәҗәдә оештыру өчен үз эшеңә иҗади якын килү кирәк.
Сабыйларны мәдәниятле итүнең юллары бик күп. Бу юнәлештә без бакча кысаларында гына чикләнмибез. Район, төбәк, республика күләмендә уздырылган бәйге, чараларда актив катнашабыз. Быел республика күләмендә уздырылган «Тукай безнең күңелләрдә» исемле иҗади конкурста безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук республика күләмендә уздырылган «Тукайны укыйбыз» («Читаем Тукая») конкурсында сабыйларыбыз III дәрәҗә лауреат булдылар. Балаларда башка милләт халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан бакчабызда төрле чарадлар уздырабыз. Республика дәрәҗәсендә үткән «Аңлашабыз дуслык телендә» исемендә үткәрелгән бәйгедә балалар I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.
Дус-тату гаилә – иң зур байлык. Баланы кече яшьтән гаилә кадерен белергә, ныклы гаилә кору фикерен сабый чактан салырга тырышабыз. Эшебезнең нәтиҗәсе төрле конкурсларда да күренә – Мәдинә Шакирова «День семьи и верности» республика конкурсында I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ул әле тагын «Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция»дә чыгыш ясап III дәрәҗә лауреат булды.
Район тормышында актив катнашабыз. Районда уздырылган «Иссез чәчәкләр» конкурсында Сәминә Фәрхетдинова II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Алия Юнысова «Стихов не мало есть на свете» исемендәге шәһәркүләм бәйгедә үзе иҗат иткән «Туган тел» шигырен яттан укып җиңү яулады. Болар барысы да тәрбиячеләрнең, татар теле дәресләре үткәрүче педагогның, музыка җитәкчесенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Педагоглар да республика күләмендә уздырылучы төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. Быел «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль – ике телле белем бирү шартларында сөйләм үсеше өчен иң яхшы уен технолоргиясе» Республика конкурсында катнашып I дәрәҗә Диплом һәм «Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү өчен укыту материалларын гамәлгә кертү буенча автор лапбукы» (китап авторы) региональ конкурсында II дәрәҗә Дипломга ия булдык. Менә шундый тырыш хезмәткәрләр, белемгә омтылучы, кызыксынучан сабыйлар булганда эшләргә дә эшләргә, – дип хезмәт коллективы һәм балалар белән горурлану хисләрен уртаклаша мөдир.
***
Сабый – энҗегә тиң, саф-пакь. Әнә шул ак кәгазь шикелле бала күңеленә бары тик матур хис-тойгылар гына язылсын иде.
/Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев