22 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Бүген, 22 июнь, Рамазан аеның 27 нче көне. Кояш баюга 28 нче көне башлана. Кояш 20 сәгать 19 минутта бата, бу авыз ачу вакыты. Иртәгә, 23 июнь көнне, кояш 2.45 сәгатьтә чыга. Сәхәр вакыты кояш чыгуга кадәр 2 сәгать алдан төгәлләнә, ягъни 0 сәгать 45 минутта. Иртәгә ифтар вакыты -...
-
Филүс Каһиров башкаруында композитор Алик Локмановның Римзил Вәлиев сүзләренә язган «Кынгыраулар» җыры яуда һәлак булган батырларга багышлана ВИДЕО
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. Композитор Алик...
-
Тукай районы башлыгы “Хәтер көне“ акциясендә катнашты
1941 елның дәһшәтле 22 июнь таңы... Тормышны икегә аерып куйган дата. Бүген илебезнең һәр почмагында, һәр авыл-шәһәрләрдә Хәтер көне уза. Кичә төнен тәрәзә төпләрендәХәтер шәмнәре янды. Бүген исә батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләрдә митинглар узды, әби-бабаларыбызның якты истәлегенә чәчәкләр салынды, аларның ачы язмышы бер минут тынлык белән искә алынды. Тукай муниципаль...
-
Мини-футбол уйнадылар
Күптән түгел Яңа поселогының спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча район чемпионаты үтте. Анда ир-атлар командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Яңа поселогы спортчылары яулап алды. Икенче урында - Түбән Суыксу, өченчедә Калмаш авыл җирлекләре уенчылары калды, дип хәбәр итәләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре.
-
Кнәзлеләр ришвәт бирми
Шушы көннәрдә Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» берләшмәсе яшүсмерләре «Коррупциягә - стоп» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Алар урамнар буенча йөреп, авылдашларына ришвәтчелек турында мәгълүмат кәгазьләре, төрле флаерлар тараттылар. Кнәзлеләр бик кызыксынып «Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә» дигән буклетны карадылар. Моннан тыш авыл җирлегендә «Ришвәт...
-
Басу капкалары буенда әткәйләрне озак көттек без
Быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттек. Гомер аты йөгәнсез, ел артыннан еллар үтә тора, илгә килгән сугыш яралары да күптән төзәлде, яндырылган шәһәрләр, авыллар элеккедән дә матуррак итеп торгызылды. Окоплар җир белән тигезләнде, аларны яшел чирәм каплады, блиндажлар кыр чәчәкләренә күмелде. Тик йөрәктәге яралар гына әледән-әле кузгалып, сулкылдап куя.
-
Район газетасына язылырга онытмагыз
2017 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетаны редакциядән килеп алучыларга язылу бәясе - 350 сум. Хөрмәтле райондашларыбыз! Белгәнебезчә, 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең...
-
Яшь тукайлыларга район башлыгы паспортлар тапшырды
Россия көне уңаеннан бөтен илебез күләмендә "Без - Россия гражданнары" дигән акция узды. Төрле төбәкләрдә 14 яше тулган егет-кызлар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булды. Тукай районында Новый поселогында узган бәйрәм тантанасында 8 тукайлы паспорт алу бәхетенә иреште. Яшь гражданнарга шулай ук истәлекле медальләр дә тапшырылды. РФ Эчке эшләр министрлыгы миграция...
-
Тукай районында «Гигант» хуҗалыгы сыер савучы мәктәп укучыларына аена 15 мең сум түләячәк
Район мәшгульлек үзәгенә быел укучыларның җәйге каникуллары чорында 65 баланы эшкә урнаштыру планы куелган, шул исәптән 5 бала авыр шартларда яшәүче гаиләләрдән булырга тиеш. Болар 14тән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган үсмерләр. Үзәк аша эшкә урнашкан кызларга һәм егетләргә, предприятие биргән хезмәт хакына өстәп, мәшгульлек үзәге аша аена 1275 сум...
-
«Кайнар линия»гә хәбәр итә аласыз
Районда коррупциягә кагылышлы хокук бозу фактлары турында хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли. 8 (8552) 70-21-35 телефоны аша халыктан хәбәрләрне эш көннәрендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин кабул итә. Тәүлекнең калган вакытында хәбәрләр автомат режимда кабул ителә.