22 май 2019 яңалыклары
-
49 ел стажы булса да ялгышкан
Узган атна дәвамында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 174 шалтырату кабул ителгән. Алты урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
-
Тукайлылар стратегиясе – республикага үрнәк
Тукай районында авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын үстерүгә кагылышлы зона семинары үтте. Анда республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнарыннан – барысы 250 авыл җирлегеннән килгән вәкилләр катнашты. Семинарда җирлек башлыклары Тукай районының заманча технологияләр кулланып эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар, Иске Җирекледә яңа ачылган паркны карадылар. Соңыннан «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашында пленар сессия узды.
-
Язгы чакырылыш бара
Язгы чакырылыш чорында районнан 36 егет армия сафларына алыначак.
-
«Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы
Районда Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы утырышы үтте.
-
Чәчү тәмамланды, эшләр дәвам итә
Район игенчеләре 46 мең гектар җиргә булачак уңышка нигез салдылар. Механизаторлар чәчүне төгәлләп, басуларны карау эшенә тотындылар. Әйтик, чәчүлекләрне тукландыру, аларны тишелеп чыккач тырмалау, авыруларга, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү бара. Мул уңыш алу өчен тиешле агрочараларны башкару шарт.
-
Бабайлар әйткән : “Күңелең калса, көлкегә бор”,- дигәннәр
Һава торышы.