Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чәчү тәмамланды, эшләр дәвам итә

Район игенчеләре 46 мең гектар җиргә булачак  уңышка нигез салдылар. Механизаторлар чәчүне төгәлләп, басуларны карау эшенә тотындылар. Әйтик, чәчүлекләрне тукландыру, аларны тишелеп чыккач тырмалау, авыруларга, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү бара. Мул уңыш алу өчен тиешле агрочараларны башкару шарт.

Без «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов белән «Ярыш» хуҗалыгына чыктык. Әлеге хуҗалык үрнәгендә агрочараларның үтәлеше турында сөйләштек. 
Әйтергә кирәк, «Ярыш» хуҗалыгы орлыкчылык юнәлешендә шөгыльләнми. Шуңа карамастан, барлык агрочараларны тиешле дәрәҗәдә башкара. Хуҗалыкның кырлары тигез, чиста. Һәрбер басуда күрсәтмә такталар урнаштырылган. Бу басу культурасы турында сөйли, диләр белгечләр,
Беренче булып арпа басуына килдек. «Нур» сортлы  культура 27 апрельдә чәчелгән. Бүген тигез булып тишелеп чыккан. Назыйм Сәләхетдинов сынау өчен бер төп казып алды.
– Бер сабакта өч яфрак. Бу яхшы күрсәткеч. Тамырлары да куәтле. Үсенте сәламәт, чирләре юк. Корткычлар тимәгән. Димәк, орлыкларны бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәрткән булганнар. Әмма үсенте аз гына саргая төшкән. Бу соңгы арада һава температурасының түбәнәюе белән бәйле. Үсемлекләр җирдән тиешле дәрәҗәдә азот ала алмый. Әлеге культура өчен үсеп китү чорында иң килешле температура – 10-25 градус җылылык, – диде белгеч. Мондый очракта азотлы ашлама кертү таләп ителә. Хәер, ярышлылар әлеге агрочараны да үтиләр. Гектарына 100 килограмм исәбеннән тукландыру каралган.
Җирдә дым җитәрлек. Туфрак температурасы +11,5 градус. Бу да яхшы күрсәткеч. Быел ярышлылар сынау өчен 35 гектарда яңа сортлы солы чәчкәннәр. «Ул югары уңыш бирә. Терлек азыгы өчен дә яраклы», – ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.
«Ярыш» хуҗалыгы козлятник культурасы үстерә. Ул биредә 180 гектар мәйданны били. Әлеге культураны үстерү «зәркән эшен» таләп итсә дә, уңышы мулдан, ди хуҗалык җитәкчесе. Терлек азыгы әзерләгән чорда аны өч кат чабып алырга мөмкин. Үсемлек бүген үк 50 сантиметрга җиткән.
Борчак җирен дә сынап карадылар. «Үсентеләр бик яхшы. Ул азотка туенган, тамырлары да куәтле», – диде белгеч. Аларга чәчү барышында ук гектарына 70 килограмм ашлама кертелгән.
– Быел һава шартлары авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик уңай. Вакытында яңгыр да яуды, җылы да булды. Район басуларында тигез шытымнар барлыкка килде, – ди белгеч.
Әлбәттә, соңгы көннәрдәге салкынлык үсешне акрынайтты. Шулай да, синоптиклар якын арада җылы һава урнашуны фаразлый.
Әмма бу чүп үләннәре һәм корткычлар барлыкка килү өчен кулай. Язгы бодай, арпа, солы культураларын ипи борчасы һәм кыяклы чебен тишкәли башлый. Моңа юл куймас өчен химик эшкәртү мөһим. Чәчүлекләрне тишелеп чыккач тырмалау да мөһим. Әлеге агрочара туфракны йомшарта, җирне тигезли, вак чүп үләннәреннән арындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев