Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукайлылар стратегиясе – республикага үрнәк

Тукай районында авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын үстерүгә кагылышлы зона семинары үтте. Анда республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнарыннан – барысы 250 авыл җирлегеннән килгән вәкилләр катнашты. Семинарда җирлек башлыклары Тукай районының заманча технологияләр кулланып эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар, Иске Җирекледә яңа ачылган паркны карадылар. Соңыннан «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашында пленар сессия узды.

  • Фермерлар – чын хуҗалар

Кунакларны район буенча дүрт автобус йөртте. Беренче булып Бакчасарай авылында урнашкан «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгына тукталдылар. Хуҗалык 2012 елда оештырылган. Эшнең төп юнәлеше – терлекчелек һәм үсемлекчелек. «Европа форматында оештырылган предприятие», – дип атады аны район башлыгы Фаил Камаев. Чынлап та, корылмалар төзек, тирә-юньдә тәртип. Биредә меңнән артык ит токымлы сарык үрчетәләр. Күптән түгел Венгриядән 100 баш нәселле сыер кайтарылды. Хәзер хуҗалык бу терлекләр өчен саву залы кую белән мәшгуль. Киләчәктә фермер Равил Миңнехуҗин хуҗалыкта сөт җитештерүдә тулы цикллы эшчәнлекне көйләргә ниятли. Шулай ук фермер 2,5 мең гектарга якын ташландык җирләрне эшкәртте. Моның өчен яңа техника, чәчү комплекслары сатып алды. 
Алга таба автобуслар Иске Җирекле авылына юл тотты. Биредә үз эшчәнлеген район фермерлар ассоциациясе рәисе, «Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миңнеханов алып бара. Хуҗалык үз эшен 2000 елда нибары 50 гектар җирдә башлаган. Башлангыч этапта куллануда булган техника белән эшләгәннәр. Бүген «Миңнеханов» КФХ – нык итеп аягында басып торучы фермер хуҗалыгы. Бирегә республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән эш ысулларын өйрәнү өчен киләләр. 
Хуҗалык базасында күптән түгел «Единство» куллану кооперативы оештырылды. Ул заманча техникага корылган. Биредә үз басуларыннан яшелчәләр кабул ителә, сортларга аерыла, юыла, киптерелә һәм үлчәп төргәкләргә төрелә. Аннары әлеге товар сәүдә үзәкләренә озатыла. Бүген хуҗалык эре сәүдә компанияләре белән эшли.
Семинарда катнашучыларны яшелчәләрне төргәкләргә төрүче немец техникасы белән таныштырдылар. Ул 9,5 миллион сум тора. «Бу хуҗалыклар сокландыра. Чиста, җиһазландырылган, кешеләргә эшләргә урын бар. Җитештерүне үстерергә һәм киңәйтергә теләгән хуҗа бар икәне сизелә», – дип бәя бирде Әкъзам Гобәйдуллин.

  • Борчыган сораулар күп

Семинарның пленар өлешендә «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе авыл җирлекләренә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрде.
Җирлекләр алдында бүген иң мөһим мәсьәлә – территориаль планлаштыру проблемасы. «РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләр нигезендә, җирлекләрнең генераль планнары Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына исәпкә кую өчен торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләр белән тулыландырылырга тиеш», – дип искәртте Әкъзам Гобәйдуллин. Әйтик, Тукай районында җирлекләрнең генераль планнарына төзәтмәләр кертелә. Бу мәсьәлә 2021 елга кадәр хәл ителергә тиеш.
Каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча яңа система кертелү җирлек башлыкларына проблемалар тудыра. Яңа закон буенча, калдыкларны чыгару хәзер төбәк операторларына күчте. «Бүген республика операторларының җирле хакимият органнары белән хезмәттәшлек системасы ахырына кадәр уйланып бетмәгән. Тулаем алганда, контейнерлар урнаштыру урыннарын оештыру буенча билгеләнеш юк. Кайбер районнарда оператор аларны үзе сатып алган, ә башкаларында моны үзара салым акчасына эшлиләр», – диде ул. 
Тагын бер мәсьәлә – юллар темасы. Аларны карап тотуга финанслау җитәрлек түгел, бигрәк тә кардан чистартуга. «Бу проблема объектларның булуын раслаучы документларның тулы базасы булмау белән бәйле. Юллар төзелгән, алар бар, ләкин беркайда да теркәлмәгән», – дип шелтә белдерде Әкъзам Гобәйдуллин район башлыкларына һәм әлеге эшне сузмаска киңәш итте. 
Әгъзам Гобәйдуллин авыл советы штатлары һәм хезмәт автомобиле мәсьәләсен дә күтәрде. Эш автомобильләрен карап тотуга чыгымнар һәм машинаның үткән юлы нормативлары җирлек башлыкларын борчый икән. «Машина күп функцияләр башкара. Күпләр ул башлыкны гына йөртә дип уйлый. Әмма фактта ул җирлек проблемаларын хәл итү өчен дежур транспорт», – диделәр алар.
«ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе шулай ук зират участокларын тиешле категориягә рәсмиләштерү, җирләрне күчерүгә бәйле кыенлыклар, гидротехник корылмаларны тикшерү, газ кертү, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, скважиналарны лицензияләү, суүткәргечнең тузганлыгын тикшерү мәсьәләләрен дә күтәрде. Болар да халыкның көнкүрешенә йогынты ясый торган көнүзәк мәсьәләләр. 

  • Эшчәнлеккә яхшы бәя

Әкъзам Гобәйдуллин Тукай районында барган эшчәнлеккә дә бәя бирде. «Район инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эшли. Фермалар, терлекчелек комплекслары төзү буенча күп эшләр башкарыла. Гомумән, Тукай районында хуҗаларча идарә итү стиле сизелә. Яхшы хезмәт хакы булган яңа эш урыннары булдыру – бүгенге көндә иң мөһиме. Моны хупларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм мини-фермаларны үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк», – диде ул. 
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үз чыгышында авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә тукталды. Тукай районы крестьян-фермер хуҗалыкларына грант ярдәменең нәтиҗәлелеге рейтингында үз зонасында беренче урында һәм республика буенча икенче урында тора. Бездә грант ярдәменең 1 сумы 2,4 сумлык табыш китерә. Тукай районы кече фермалар төзүгә субсидия алуда актив катнашучы буларак та билгеләнеп үтте. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән 2019 ел районда шәхси хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм итү елы дип игълан ителде. Ярты ел эчендә 23 гаилә мини фермалар төзү өчен дәүләт ярдәменә документлар тапшырып, уңай җавап алды. Белгечләр фикеренчә, мондый перспектива белән кызыксынучылар саны арта бара. 
Семинар тәмамланганнан соң кунаклар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар: «Семинар югары дәрәҗәдә узды. Тукай районы халкының киләчәккә планнары зур. Моңа икътисадый тотрыклылык та, рухи күтәрелеш тә дәлил, – диделәр алар. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X