22 апрель 2019 яңалыклары
-
Быел республикада 309 ятим баланы һәм 35 күп балалы гаиләне яңа тораклы итү ниятләнә
2018 елда 297 ятим бала һәм 46 күп балалы гаилә торак шартларын яхшырткан.
-
Бүләк үз иясен тапты
2018 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» АҖ бүләге Тукай районында да үз иясен тапты. Ул – Түбән Суыксу авылыннан «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина. Ул «ТАТМЕДИА» бүләгенә дүртенче мәртәбә лаек булды инде.
-
Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатына федераль казнадан 4,6 млрд сум акча каралган
Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан барлыгы 19,6 млрд сум акча бүлеп бирелә.
-
«Күңелем шулай куша»
Югары Суыксу авылында матур традиция барлыкка килде. Һәр җомга саен авылның өлкән кешеләренә – сугыш ветераннарына, пенсионерларга, физик мөмкинлекләре чиклеләргә җирле кибет хуҗасы яңа пешкән икмәк тарата. Балачаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, авыл тормышының, икмәкнең кадерен белгән бу хөрмәтле кешеләргә карата шундый игътибар күрсәтү Хәмзә Миңнебаевның үзенә дә рәхәтлек һәм канәгатьлек бирә.
-
Май бәйрәмнәрендә учак яккан өчен штрафларның күләме ике тапкыр артачак
25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.
-
Марат Әхмәтов: Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплату
Республикада арпа чәчүгә бик иртә чыккан районнар бар.
-
Бабайлар әйткән : “Тинтәк белән көрәшмә,исерек белән сөйләшмә”,- дигәннәр
Һава торышы.