Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Күңелем шулай куша»

Югары Суыксу авылында матур традиция барлыкка килде. Һәр җомга саен авылның өлкән кешеләренә – сугыш ветераннарына, пенсионерларга, физик мөмкинлекләре чиклеләргә җирле кибет хуҗасы яңа пешкән икмәк тарата. Балачаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, авыл тормышының, икмәкнең кадерен белгән бу хөрмәтле кешеләргә карата шундый игътибар күрсәтү Хәмзә Миңнебаевның үзенә дә рәхәтлек һәм канәгатьлек бирә.

– Тирә-юньдәгеләргә шулай эчкерсез рәвештә яхшылык эшләү һәркемнең дә кулыннан килми. Бары тик шәфкатьле, иманлы, әхлаклы, инсафлы кеше генә булдыра ала аны. Нәкъ шушы сыйфатларга ия дә безнең Хәмзә, – ди аның турында Тәлгать абый Хәйдәров.
Хәмзә Миңнебаев тумышы белән Әлмәт районыннан. Тормышта әдәпле, кешеләргә карата миhербанлы, кешелекле булып калырга кирәклеге турындагы мөhим төшенчәләрне әти-әниләре балачактан күңеленә салганнар аның. Кечкенә чактан ук кешеләргә ярдәм итүдән тәм табарга өйрәткәннәр аны. Изге гамәлләр кылганда гына тормыш мәгънәлерәк була. 
– Мин гомеремне машина йөртүгә багышладым. ПАТПда эшләдем. 90нчы елларда, ил белән икътисадый авырлыклар кичергән чорда, Чаллы шәhәрендә шәхси автобус маршрутын оештырдым. Хәзер үземнең автобус колоннам бар. Әле дә халыкка транспорт хезмәте күрсәтәм, – ди үзе турында Хәмзә Мирас улы.
Бүгенге көндә ул гаиләсе белән йорт төзеп Югары Суыксу авылында яши. Аның кибет ачып җибәрүенә дә әллә ни озак түгел әле.
– Ии, ничек интеккәнбез бит элек? Авылда кибет юк иде. Ипи алыр өчен дә Түбән Суыксуга йөри идек. Хәзер менә, шөкер, Хәмзә авылыбызда кибет ачты. Бар кирәк-яракны шуннан алабыз, – дип сөйли 81 яшьлек Лива апа Мәүҗиева.
– Февраль аенда кибет ачылганда шунда бардым. Җомга көн иде. Ачык йөз белән, хәлләремне белешеп каршы алды мине Хәмзә. Апа, бүгеннән ипине миннән алырсыз, диде. Кулыма тоттырды. Аның бушлай бирүенә башта ышанмадым, – дип сүзен дәвам итә Лива апа. 
Һәр җомга саен Югары Суыксу авылында яшәүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар тәмле хәләл икмәкне Хәмзә кибетеннән бушлай барып алалар. «Аллаhның рәхмәте яусын, үз изгелеге Хәмзәнең үзенә меңе белән кайтсын», – дип телиләр алар.
Хәмзә Мирас улы авыл мәчетенә дә зур ярдәм күрсәтә. 
– Нинди ярдәм кирәк дип кенә тора, хәер-сәдакасын бирә, – ди хәзрәт Хәмзә Шиһапов.
Мәчетне газ белән җылыту чыгымнарын да үз өстенә алган. Авылдашлар белән бергәләп мәчетнең янкормасын киңәйтү планнары да бар.
– Андый киң күңелле кешеләр санаулы гынадыр ул. Үзе бик юмарт кеше, hәрвакыт ярдәмгә әзер. Шуңа күрә авыл халкы арасында да ул олы ихтирамга hәм хөрмәткә лаек, – диләр кибет хезмәткәрләре.
Хәмзә Миңнебаевның физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата да игътибары зур. Ул аларны районкүләм бәйрәмнәргә алып чыгуны оештыра. Һәртөрле хәйрия чараларында катнаша.
«Мондый игелекләр кылырга нәрсә этәрә?» – дип еш сорыйлар аннан. «Күңелем шулай куша», – дип жавап бирә ул. «Бер кечкенә генә изгелек, бер рәхмәт меңе белән кайта», – ди эшмәкәр.
Тормышта шундый принципны үтәп яшәгән Хәмзә Миңнебаев бүгенге көндә аның нәтиҗәсен дә күрә: нинди генә эшкә тотынса да уң була, бәрәкәтенә ирешә. Шуларга сөенеп, шөкер итеп яши ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев