Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк үз иясен тапты

2018 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» АҖ бүләге Тукай районында да үз иясен тапты. Ул – Түбән Суыксу авылыннан «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина. Ул «ТАТМЕДИА» бүләгенә дүртенче мәртәбә лаек булды инде.

Әлеге акциядә районнан берничә кеше катнашты. «Шуңа күрә җиңәрмен дип уйламаган да идем», – дип белдерде Эльмира Навадировна.
Без аңа бүләкне редакциядә тапшырдык. «Ел саен «ТАТМЕДИА»ның биш басмасына язылам. Аеруча район газетасын яратып укыйбыз, көтеп алабыз. Газета-журналлар эшемдә зур ярдәмче, мәгълүмат чыганагы», – ди ул. 
Бу яртыеллыкта да газетага язылу нәтиҗәләре буенча бүләк оту теләге зур аның. Бигрәк тә яңа өйгә күчкәндә яңа телевизор оту әйтеп бетермәслек шатлык булыр иде аның өчен. Моңа кадәр Эльмира Навадировна «ТАТМЕДИА» АҖдән юрган, зонт, савыт-саба, мендәр откан. Газета-журналларга язылуның файдасы зур булса, бүләк отуның да үз яме бар аның өчен. Ул аңа алга таба тагын да дәртләнеп эшләргә көч бирә. 
Билгеле булганча, абунәчеләр арасында бүләкләр даими уйнатыла. «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына, шул исәптән «Якты юл» газетасына язылып, мультиварка, электр иттарткычы, блендер һәм башка күпләгән призлар отарга мөмкин. Төп приз быел да 32 дюйм диоганальле телевизор булачак. 
Отышлар уйнатуда катнашу өчен өч басмага язылырга һәм квитанция күчермәләрен podpiska@tatmedia.ru электрон адресына яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йортка хат белән җибәрергә кирәк. Элемтә өчен телефонны күрсәтергә һәм «Акция» дип язарга онытмагыз. 
Призлар 16 августта уйнатыла. Һәр районнан иң күп яздыручыга махсус бүләк бирелә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X