Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплату

Республикада арпа чәчүгә бик иртә чыккан районнар бар.

Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплату. Татарстанның  Премьер- министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә шул фикерен әйтте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республиканың барлык районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре актив башкарыла. Бүгенгә 500 мең гектарга якын, ягъни планнан 46 процент мәйданда чәчүлек тукландырылган, шул исәптән көзге культуралар - 287 мең га, күпьеллык үләннәр – 192 мең га.

Зәй, Сарман, Тукай районнары көзге культураларны ашламалауны берничә көн элек инде тәмамладылар. Актаныш, Әлки, Тәтеш һәм Ютазы районнарында да төгәлләп киләләр.

Шушы көннәрдә 2,85 млн. га мәйданны тырмалап чыгарга кирәк. Бүгенгә 800 мең га, ягъни барлык мәйданның 26 проценты тырмаланган. "Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә кышка сөрелгән туфракны гына түгел, ә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне дә дым белән каплату", - диде Марат Әхмәтов.

Реклама

Бүгенгә бик иртә итеп арпа чәчүгә чыккан районнар бар, болар - Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.

Министр көзге культуралар буенча хәлләрнең беркадәр борчуга салуын әйтте. "Дымлылык кытлыгы аркасында көзге культураларның 25 проценты кышка бик начар хәлдә керде. Август уртасында чәчелгән орлыклар да бары тик сентябрь азагына гына тишелде. Бигрәк тә Идел алды (Буа) һәм Көнбатыш - Кама аръягы (Нурлат) зоналарында шушы хәл  күзәтелде", - диде Әхмәтов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев