22 март 2020 яңалыклары
-
Кич утыру
Су чокырга җыела, ди халык. Сугыш елларында, аннан соң да, күрше-күлән, толлар, ятим-җилпе безгә кич утырырга җыела иде. Без бала-чага шушы җыелуны көтеп торабыз, күрше кызлары һәм малайлары белән уйныйбыз-шаярабыз. Кич утырганда гыйбрәтле хәлләр, төрле вакыйгалар турында сөйләнелә. Гөнаһ шомлыгы, аз-маз гайбәтләр дә булгалый.
-
Уҗымнар торышы өметләндерә
Язның беренче ае үтеп бара. Бу – аграрийлар өчен кызу чор, тиздән 2020 елның чәчү сезоны старт алачак. Район хуҗалыклары аны тулы әзерлектә каршылый – минераль ашламалар, ягулык материаллары туплана, техника әзерлек сызыгында. Белгечләр сүзләренчә, бүген уҗым басулары кардан арынды. Бүген-иртәгә аларны минераль ашламалар белән тукландыру эше башланырга тиеш. Бар да һава торышына бәйле. Быел район буенча барлыгы 11,8 мең гектар уҗым чәчүлеге исәпләнә.
-
Наркотик таратучылар турында хәбәр ит
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, оператив мәгълүмат җыю, наркотикларга бәйле булган гражданнарга квалификацияле ярдәм күрсәтү, аларны дәвалау, наркотикларны әзерләүче, таратучы интернет-сайтларны, сату нокталарын ачыклау, балигъ булмаганнарны җинаятькә тартуны чикләү максатыннан Татарстан Республикасында 16 марттан 27сенә кадәр «Кайда үлем белән сату итәләр – хәбәр ит!» дигән акциянең беренче этабы игълан ителде.