Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнар торышы өметләндерә

Язның беренче ае үтеп бара. Бу – аграрийлар өчен кызу чор, тиздән 2020 елның чәчү сезоны старт алачак. Район хуҗалыклары аны тулы әзерлектә каршылый – минераль ашламалар, ягулык материаллары туплана, техника әзерлек сызыгында. Белгечләр сүзләренчә, бүген уҗым басулары кардан арынды. Бүген-иртәгә аларны минераль ашламалар белән тукландыру эше башланырга тиеш. Бар да һава торышына бәйле. Быел район буенча барлыгы 11,8 мең гектар уҗым чәчүлеге исәпләнә. 

Кыш җылы һәм аз карлы булды. Билгеле, әлеге хәл аграрийларны куркуга салган иде. «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов әйтүенә караганда, бу чорда районнарда уҗым культураларының торышы даими тикшерелеп торды. «Көзге культураларның һәлак булу күрсәткече 3 проценттан артмады. Бу бик яхшы күрсәткеч», – ди белгеч.
Узган ел белән чагыштырганда, басулар кардан ике атнага алдарак ачылды. Моңа карамастан, хәзерге вакытта уҗымнар яхшы хәлдә, диләр белгечләр.
– Кышкы чорда кар астындагы температура 0 -3 градустан төшмәде. Җылы температура уҗымнарга тирән йокыга китәргә мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә алар актив рәвештә шикәр куллануларын дәвам иттеләр. Хәзерге вакытта уҗымнардагы шикәр күләме 20-26 процент. Бу да яхшы. Әлеге күрсәткеч төшә икән, үсемлекләр һәлак булырга мөмкин. Ләкин әлегә бу җәһәттән бернинди дә куркыныч янамый», – ди ул.
Кар акрынлап эресә, туфракта дым җитәрлек була. Назыйм Сәләхетдинов сүзләренчә, кар аз булуга карамастан, март башындагы мул булып яуган яңгыр аеруча яхшы булган, туфракта дым бар.
Агрономнар көннәр кинәт суытып җибәрмәсен дип курка. Алай булганда үсемлекләр боз элпәсе белән капланып һәлак булырга мөмкин. «Вегетация чорында һава температурасы -8 градуска кадәр төшү кулай», – ди алар. 
Хәзер иң төп бурыч – уҗымнарны мөмкин кадәр тизрәк тукландыру. «Уҗымнар бик яхшы старт ярдәме таләп итә – минераль ашламалар кирәк. Бу эшкә тизрәк керешкән кеше отачак», – ди белгечләр. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X