Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Кич утыру

Су чокырга җыела, ди халык. Сугыш елларында, аннан соң да, күрше-күлән, толлар, ятим-җилпе безгә кич утырырга җыела иде. Без бала-чага шушы җыелуны көтеп торабыз, күрше кызлары һәм малайлары белән уйныйбыз-шаярабыз. Кич утырганда гыйбрәтле хәлләр, төрле вакыйгалар турында сөйләнелә. Гөнаһ шомлыгы, аз-маз гайбәтләр дә булгалый. 

Шәрдифә түтәй олы итеп җылы бияләй бәйли һәм: «Атасына булыр димен», – дигән була. Һаман Габдулла абзыйның сугыштан исән-сау йөреп кайтуына ышана. Бияләй энәсенә күз иярми, җепне бармак очына эләктереп ала да, күз ала. Йомгак әкрен генә сүтелә – гомер йомгагы кебек. Шулкадәр бирелеп эшлиләр ки, беркавым өйдә гел кул эше тавышы гына ишетелә. Ракия апа җеп ката, шундый итеп орчыкны бөтереп җибәрә, итәгенә ут капканмыни! Ике орчык бер-берсенә бәрелеп йөгерешәләр, уралышып та алалар – ана белән сабый бала кочаклашкан кебек. Кайчак орчык сәке астына «йөгерә». 
Сара түтәй җеп эрли, вакыт-вакыт бармак очларына төкереп ала – сарык йоны ныграк ябышсын өчен. Орчык идәнгә шап итеп төшеп китә. Сараттәй дерт итеп китә, кызы Нәкыя тиз генә орчыкны алып әнисенә тоттыра. Сараттәй эшеннән тукталып, күзләрен бер урынга төбәп уйга кала. Иренең үле хәбәре килгәненә ике генә атна шул.  
Маҗиан түтәй дә өч баласы белән ятим калды. Аның Розалиясе бигрәк ябык. Авызында – сагыз. Ашказанын алдатырга ярый инде. Күлбашында берничә нарат агачы бар, сагызны шуннан алып кайтабыз. Башта ул әче була, аннары тәмләнә. Көне буе шуны чәйнибез – тамак туйган сыман була.  
Факия апаның, ничектер әле көче-куәте сизелеп тора. Чөнки аның өмете бар – иренең үле хәбәре килмәгән. Факия апа тормыш арбасын буыннары тартылырлык итеп, үҗәтләнеп сөйрәп бара. Әнә, кулына күз иярми, бер кием оекбашны «ә» дигәнче бәйләп бетерә. Үзләренә дә, кешегә дә бәйли. Шул эшен игелекле кәсеп итә белгәнгә тамак ялгарлык булса да файдасы тия. 
Хашия, Камал, Гөлсем, Гәүһәр апаларның иң гүзәл чаклары – алар 17-23 яшьлек җиткән кызлар. Кайсы кулъяулык, кайсы кашага, ашъяулык чигә – кияүгә чыгарга бирнә әзерлиләр. Алар миңа серле чәчәк кебек тоелалар. Рәсимә апа – үсмер кыз, әнкәйнең кушканын үтәп кенә тора. Йөгертеп кенә самовар куя, тизрәк кабынып китсен дип, әтинең иске күн итеген самовар торбасына кидереп һава өрдерә. 
Мин дә шул хатын-кыз төркеменең кечкенә бер өлеше – сабый кыз бала. Гел шулай кич утырып рәсем ясыйм: тирә-күршене сыйдырган өебез, бәбкә үләнле ишегалды, кое, яшел шәлләрен япкан агачлар... Әнә, рәсемнәрнең берсендә үз тормышыбыз сурәтләнгән: мин каз бәбкәләрен ашатам, апалар су ташый, ә абый бәләкәй арба белән печән алып кайта. Әз генә алгарак чыккан телем, аскы ирен өстендә сыздыйн-быздыйн йөри – рәсем ясарга булыша, янәсе. Ятимлегемне беразга гына булса да оныттырган рәсем ясау шөгыленә әле булса рәхмәтлемен. Ашыйсы килү хисен беразга булса да оныттыручы хыял дөньясына чуму рәхәт. Шулвакыт: «Чәйләп алыйк», – ди әни. Олы җиз самавыр, кадерле кунак сыман, сәке өстенә менеп утыра. Бала-чага, кыз-кыркын идәнгә тезләнеп, сәке буйлап тезеләбез. Олы апалар өстәл тирәсенә кунаклый. И-й, рәхәт тә соң бер бөтен шакмак шикәрне кетердәтеп, яңа ипи белән сөтле чәй эчүләре! Күршеләр алып кергән прәннек, кәнфитләрнең тәмлелеге! Әнкәй шаяртып: «Әйдә әле, калкавычы белән эчегез», – ди. Анысы әни пешергән төш инде. Калкавычлар чәй өстенә калкалар, быдыр-быдыр «сөйләшә»ләр. Чәйдән соң күңелләр күтәрелә. Хәзер инде уен-көлке дә ярап тора. Күрше Гайникамалттәй: «Әйдә әле, кызым Гөлфия, җырла әле», – дигәч, уртага чыгып басып җырлап җибәрәм. 

Сандугачым, сайра, сайра,
Сайрауларың бер файда – 
Әрнегән күңелгә дәва.
Сандугачым, әйтеп сайра:
Минем әткәем кайда?
Җылы шәлем бәйләп чыктым
Хәмәл бураннарында.
Әткәем басып тора
Карточка рамнарында.
Соңгы сулышын алганда
«Йә Раббым, Аллаһ», – диеп
Әйтә алдымы икән?
Чибәр йөзен җиргә куеп,
Җанкаен бирде микән?

Җырлап бетергәч апалар минем башымнан сыйпыйлар, елыйлар. Гел елыйлар, матур җырлагангадыр инде дип уйлыйм үземчә. Кайвакыт куркыныч нәрсәләр дә сөйлиләр. Шул чакларда куркынып әнкәемә елышам, йөрәгем дөп-дөп тибә. Куркыныч нәрсә турында сөйләсәләр дә тыңлыйсы килә. Ә йокы? Йокы инде бездән җәяүләп кача. Хәзер уйлап, исәпләп карыйм да, еракта калган ул заманда кешеләр гади, эчкерсез булган. Алар ятим, тол һәм ач булсалар да тормышның матурлыгын тоя белгәннәр икән дим. Уйлап карасаң, кеп-кечкенә генә өйгә унбишләп кеше сыйган. Аз гына тоелган ризык барысына да җиткән. 
Хәзер байлык-муллык, өйләр элеккеге байларның затлы йортларыннан күпкә зуррак та, купшырак та. Шулай да, күрше күршегә керешми, туганнар да бик йөрешми. Битарафлыкның йогышлы авыру сыман буыннан-буынга күчә барганына йөрәгем әрни. Шушы язмамда сагынып, зур хөрмәт белән искә алган апаларның һәрберсе безгә үрнәк.  

Гөлфия ӘҺЛИЕВА.
Боерган авылы.

/ Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев