Наркотик таратучылар турында хәбәр ит
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, оператив мәгълүмат җыю, наркотикларга бәйле булган гражданнарга квалификацияле ярдәм күрсәтү, аларны дәвалау, наркотикларны әзерләүче, таратучы интернет-сайтларны, сату нокталарын ачыклау, балигъ булмаганнарны җинаятькә тартуны чикләү максатыннан Татарстан Республикасында 16 марттан 27сенә кадәр «Кайда үлем белән сату итәләр – хәбәр ит!» дигән акциянең беренче этабы игълан ителде.
Тукайлылар бу проблемага кагылышлы хәбәрләрне 71-44-81 телефоны буенча район эчке эшләр бүлегенең дежур частена яки 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев