22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Китапханәләр җирле тарихны туплаячак
- Китапханәләр челтәре эшендә быел җитди үзгәрешләр булачак, - дип белдерде атналык киңәшмәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова. «Китап укучылар саны елдан-елдан кимү шартларында, үзгәрешләрсез булмый. Киләчәкне уйлап эш итәргә кирәк, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев. - Чит ил лидерларының бүген нишләгәнен барыбыз да белә, ә җирле тарихны...
-
Тукай районында яшәүче һәр кешенең фикере мөһим
Безнең сайтны караучылар игътибарына! Язылган материаллар янында үзегезнең фикерләрегезне калдырсагыз иде. Бу сезне кызыксындырган, борчыган мәсьәләләрне вакытында һәм тулырак ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
-
Пенсия фонды идарәсе күчте дип борчылырга кирәкми, яңа адреслар буенча Тукай районы халкын кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган
Моңа кадәр хакимият бинасында эшләгән район Пенсия фонды идарәсе, күченеп китү сәбәпле, Яңа ел ялларыннан соң халыкны берничә урында яңа адреслар буенча кабул итә башлады.
-
ТРның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукцияне сату күләмнәрен арттыру зарур
Прокурор бу мәсьәләне хәл итүдә шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итәргә өндәде Хөкем ителгән затлар 2014 нче ел дәвамында Татарстан Республикасы махсус учреждениеләрендә 600 млн сумлык продукция җитештергән. Әмма бүгенге көндә складларда әле 100 млн сум күләмендәге продукция калган. Бу хакта кичә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин...
-
Прокуратура мәктәп ашханәләрен тикшерәчәк. Район башлыгы ата-аналарны да бу эштә актив катнашырга чакырды
Үзебезнең районда «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы үстерә торган кәбестә Чаллы, Алабуга, Менделеевск мәктәпләре ашханәләренә озатыла. Ә район мәктәпләренә бу төр яшелчә читтән китерелә. Ул продукциянең сыйфаты яхшырак булса бер хәл әле. - Мәктәп ашханәсенә түбән сыйфатлы азык-төлек китерелү турында хәбәрләр бар. Тендер, конкурслар аша үткән бар тәэминатчы да югары сыйфатлы азык-төлек...