Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТРның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукцияне сату күләмнәрен арттыру зарур

Прокурор бу мәсьәләне хәл итүдә шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итәргә өндәде Хөкем ителгән затлар 2014 нче ел дәвамында Татарстан Республикасы махсус учреждениеләрендә 600 млн сумлык продукция җитештергән. Әмма бүгенге көндә складларда әле 100 млн сум күләмендәге продукция калган. Бу хакта кичә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин...

Прокурор бу мәсьәләне хәл итүдә шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итәргә өндәде
Хөкем ителгән затлар 2014 нче ел дәвамында Татарстан Республикасы махсус учреждениеләрендә 600 млн сумлык продукция җитештергән. Әмма бүгенге көндә складларда әле 100 млн сум күләмендәге продукция калган. Бу хакта кичә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин ведомствоның киңәйтелгән коллегия утырышыннан соң интервью вакытында хәбәр итте.
"Элек мондый хәлнең булганы юк иде, күп дигәндә, 40 млн сумлык продукция кала иде", - диде идарә җитәкчесе. Ул узган елның декабрь аенда вәзгыятьнең уңай якка үзгәрә башлавын да билгеләп үтте.
Дәүфит Хәмәдишин фикеренчә, махсус учреждениеләрдә җитештерелә торган продукциянең сатылу күләме кимүе, беренче чиратта, кытай продукциясе барлыкка килүгә бәйле. "Төп кулланучылар һәрвакыт мәскәүлеләр иде. Безнең продукцияне чит илләргә дә чыгара иделәр. Кытай продукциясе пәйда булгач, шушы вәзгыять туды. Икенчедән, кайбер кулланучылар Алмания, Франция, Италия продукциясен куллана башлады. Алар сыйфаты ягыннан бәлки бераз гына яхшырак булса да, бәясе ягыннан кыйбатрак", - дип билгеләп узды Дәүфит Хәмәдишин.
Идарә җитәкчесе әйтүенчә, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Икътисад министрлыклары белән тыгыз эшчәнлек алып барыла. "Безнең эшче кулларыбыз да, биналарыбыз, станокларыбыз да бар. Безгә бары тик заказлар гына кирәк", - диде Д. Хәмәдишин.
Үзенең докладында идарә җитәкчесе былтыр хөкем ителгәннәрнең мәшгульлеге буенча план күрсәткечләренең үтәлгәнен билгеләп үтте. 2014 нче елда 3 мең 190 кеше төрле эшләргә җәлеп ителгән. Әмма яңа эш урыннары булдыру мәсьәләсе актуаль булып кала.
Хөкем ителгән затларның эшләве нәтиҗәсендә, былтыр дәгъвалар буенча 18 млн сум акча кайтарылган. 1 мең 340 хөкем ителгән зат, шул рәвешле, бурычларын каплаган.
2014 нче ел азагында республика җитәкчелеге производствоны модернизацияләүгә 11 млн сумнан артык акча бүлеп биргән. Хөкем ителгәннәрне профессиональ төстә әзерләү буенча республика программасы кысаларында 3 млн 600 мең сумга тегү җиһазлары сатып алу ниятләнә.
Әйтергә кирәк, үз-үзләрен ит белән тәэмин итү 92 процент дәрәҗәсендә, үзләре өчен сөт җитештерү 74, бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэминат 100 процент дәрәҗәсендә.
Ике учреждениедә катнаш азык җитештерү буенча җиһазлар файдалануга тапшырылган. 17 нче колония-сөргендә он ясау цехын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә, быел учреждениеләр он белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Токмач эшләнмәләре һәм үсемлек мае җитештерү буенча линия ачу планлаштырыла. Дәүфит Хәмәдишин докладында билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы продукциясе белән күрше төбәкләрне дә тәэмин итү бик мөмкин.
Идарә башлыгы узган елда 2 нче һәм 5 нче төзәтү колонияләрендә җитештерелә торган чуен продукцияне сату күләмнәренең күпкә кимүе турында хәбәр итте.
ТР прокуроры Илдус Нәфыйков исә Җәзаларны үтәтү идарәсенә үз продукциясен алга сөрү маркетингын кулланырга киңәш итте. Ул, төзәтү учреждениеләрендә коеп эшләнгән продукцияне сату өчен, шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итәргә өндәде. Прокурор фикеренчә, әгәр продукция күпләп сатылса, хезмәткә тагын да күбрәк затны җәлеп итеп булыр иде. "Россия өчен, чыннан да, уникаль булган производстволар бар бит. Нәтиҗәле эшмәкәрлек юлын уйлап табарга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте И. Нәфыйков
http://tat.tatar-inform.ru
фото http://www.naaltae.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев