Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды идарәсе күчте дип борчылырга кирәкми, яңа адреслар буенча Тукай районы халкын кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган

Моңа кадәр хакимият бинасында эшләгән район Пенсия фонды идарәсе, күченеп китү сәбәпле, Яңа ел ялларыннан соң халыкны берничә урында яңа адреслар буенча кабул итә башлады.

Шәһәрнең ГЭС бистәсенең Мәдәният паркы тукталышында урнашкан 4/2/1 йортының (шәһәр Теркәү палатасы бинасына) 1нче каттагы 14нче тәрәзәсенә пенсиягә кагылышлы сораулар һәм ана капиталы рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Икенче адрес - Электротехниклар тукталышы 32/17 йортында. Бирегә шулай ук пенсия буенча сораулар, пенсияне билгеләтү буенча килергә була. Тынычлык проспекты буйлап 7нче комплекс тукталышында 7/20 йортында («СИТИ ЛАЙН» бинасы) ана капиталы рәсмиләштерелә, иминият кертемнәре, персонификацияләнгән исәп буенча сораулар хәл ителә.
Югарыда саналган биналарда эш урыннарында барлык шартлар тудырылган, халыкны элек хакимият бинасындагы бүлмәләрдә эшләгән тәҗрибәле белгечләр кабул итә. Район буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча моңа кадәр идарәнең пенсияләрне билгеләү, исәпләү һәм түләү буенча бүлеге башлыгы булып эшләгән Эльмира Нурмихәмәт кызы Ахунова башкара.
Әлеге адреслар буенча килгәнче, белгечләргә алдан язылырга була. Бу 074, 30-42-00-5 белешмә телефоннарына шалтыратып башкарыла. Бу вакытта автоинформаторның инструкцияләрен үтәү мөһим яки http://pf401.16mb.com/ адресы буенча Интернет аша кире шалтыратуны сорау кирәк. Язылуның икенче юлы - 383074@mail.ru электрон адресына хат җибәрү. Монда үзегезнең тулы исемегезне, элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны һәм сезне борчыган сорауны язу кирәк. Шулай ук +7-960-088-30-74 кәрәзле телефонына «запись» сүзе белән СМС-хәбәр җибәрә аласыз. СМС-хәбәрләр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре райондашлардан яңа адресларга һәм яңача кабул итүгә күнегү чорында аеруча сабыр булуларын, аңлауларын сорыйлар. Үз якларыннан алар да игътибарлы булырга, мөрәҗәгать итүчеләрне кире бормаска вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзгәреш