21 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Яшүсмерләрнең тәмәке тартуга карата мөнәсәбәте ачыкланды
Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Бернинди акчалар да, җәмгыятьтә тоткан урын да, дан-шөһрәт тә сәламәтлекне алыштыра алмый. Бу табигатьтән бүләк ителгән чып-чын кыйммәтле бүләк. Кеше үз сәламәтлеген яшьтән үк сакларга тиеш, чөнки бары таза-сау кеше генә сәламәт милләт формалашуына китерә. Хәзерге вакытта яшьләр арасында тәмәке тарту проблемасы киң таралган....
-
9 ил һәм 20 төбәк бөтендөнья татарча диктантында катнашачак
Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. 25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә "Татарча диктант" акциясе узачак. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип...
-
«Әниләргә мәдхия» конкурсының тавыш бирү этабы башланды
Газета сайтында «Әниләргә мәдхия» конкурсы катнашучыларына тавыш бирү башланды. Сайтның уң як колонкасында сез үзегезнең күңелегезгә хуш килгән әниләргә үз тавышыгызны бирә аласыз. Җиңүчеләрне ачыклауда шулай ук комментарийлар да зур роль уйный. Катнашучы турында язылган материалга комментарий калдырып, өстәмә 10 балл алып була. Көненә бер IP адрестан бер генә комментарий...
-
Әниләргә мәдхия – Иске-Байлар авылыннан Гөлнәзирә Харисованы кызлары Гөлназ-Гүзәл котлый
Юллар кебек озын булсын, әнием, гомерләрең. Әни… Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә....
-
Әниләргә мәдхия – Яңа Мусабайдан Фелүрә Зарипованы кызы Гөлфирә тәбрик итә
1937 елның 10 декабрендә Тукай районы Хуҗи авылында ике малай янына, әти-әнисен сөендереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Ул кечкенә кызчыкка Фелүрә исеме кушалар. Бу Фелурә исемле кызчык - минем әнкәем. Алтыным, газизем, сине чын күңелдән әниләр көне белән тәбрик итәм. Әнкәй, син дүрт балаңа яшәү бүләк иттең. Ләкин,...
-
КАН БАСЫМЫ ТӨШСЕН ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА КИРӘК?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада һәр бишенче өлкән кешенең кан басымы югары. Нәкъ менә шул сәбәпле ел саен 9 миллионнан артык кеше якты дөнья белән хушлаша. Биредә туклану да җитди роль уйный. «Казанские ведомости» газетасы гипертониягә каршы көрәштә кайсы продуктларның нәтиҗәсе зур, ә кайсыларын, киресенчә, кулланмавың хәерле икәнлеген...
-
21 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 21 ноябрь көнне, Тукай районында иртәдән кичкә кадәр кояш болыт артыннан гына яктыртыр. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 4 градус җылы, төнлә 0 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә алмашынучан болытлы һава, +1, -1 градус, яңгыр да, кар да яумый. Ә атна ахырына исә...